Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Курсташлар

Дата написания: 
23 июня 2015
Заметка: 

Сентябрь 1981 г. Турпоход. I курс. Русское отделение филологического факультета БашГПИ (г.Уфа). Фото Андрея Трегубова.

Инсур Мөсәнниф
Курсташлар
БДПИның филология факультетын тәмамлауга 30 ел тулуга багышлана

Китергәндер безне төрле юллар...
Төрле хыял иде башларда.
“Кимердек” без “каты” фән нигезен,
Чыдамады “гранит” ташлар да.
Без – егетләр, “бакыр изә идек”,
Кызлар – гүзәл, кара кыйгач каш...
Бер телемне өчкә бүлә идек,
Боекмадык һич – без бит курсташ!
Төрле-төрле иде милләтләр дә,
Тик дөньяга булды бер караш.
Милләт, ил, биләмә бүлешмәдек,
Дус-тату идек – без бит курсташ!
Укытучы булып “чыксак та” без,
Кем генә юк бүген арада.
Юллар безне ерак ташлаган да,
Һәм яшәтә әллә кайларда.
Бер курсташ булды – “зур милиция”,
Берәү хәтта китап чыгарган...
Әмма күпләр һаман укытучы,
Чөнки узмыш юктыр Язмыштан.
Ихтирамлы, олпат, дәрәҗәле –
Сез тормышта бүген – асыл таш.
Дөнья ваклыгына бирешмичә,
Шулай калыйк һәрчак, курсташ!
Студент чоры... Исән хатирәләр,
Бер нәрсәне йөрәк онытмый...
Чөнки аннан иң-иң мөкатдәс чак –
Гүзәл яшьлегебез кул болгый.
Саумы, курсташ! Я, хуш бул, хуш, курсташ!
Бик тиз үтә минут-сәгатьләр...
Бәлки инде... насыйп булмас, димик,
Бардыр әле алда гомерләр.
Аерылу һәрчак сагыш тулы...
Тик яшәреп калды күңелләр.
Килгән чакта әби-бабай идек,
Ә китәбез – кыз һәм егетләр!
23.06.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Курсташлар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 163-164 бб.