Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кая ашыгабыз?

Дата написания: 
07 июля 1994
Заметка: 
Авария, произошедшая 8.06.2017 г. у коллективного сада "Нефтяник" недалеко от старого кладбища, унесла еще одну человеческую жизнь... Фото Инсура Шангареева. Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Кая ашыгабыз?

Чабалар, авалар, яналар
Юлларда машина, “матай”лар.
Зурая ел саен зиратлар –
Өр-яңа каберләр арталар.
Нигә соң ашыга адәмнәр,
Карамый уң-сулны, ал-артны?
Әллә соң, чакырып, бәндәне
Зиратлар үзенә тартамы?
7.07.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Кая ашыгабыз? Шигырь. " Ватаным Татарстан ", 3.09.1994, №173.
2) Шәңгәрәев Инсур. Кая ашыгабыз? Шигырь. "Яңавыл таңнары", 12.09.1995, №107.
3) Мөсәнниф Инсур. Кая ашыгабыз? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 69 б.