Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үзеңне куй минем урынга...

Дата написания: 
13 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Үзеңне куй минем урынга...
Бер каләмдәшкә

Син дә шигырьләр язасың,
Һәм мин дә шигырь язам.
Мин бу телдә, син ул телдә...
Тиешме безгә җәза?

Синең уйча, тик син хаклы,
Хаклы тик син язарга!
Ни дигән сүз була инде?
Тиештер мин – туктарга!

Шагыйрь өчен яза алмау –
Шул зур җәза бит инде!
Гильотина да кирәкми,
Үзең үл дә кит инде!

Ни хакында сөйләгәнең
Үзең дә аңлау өчен
Син - МИН бул да, шаккатыплар,
Тыңла бер надан сүзен!
13.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Үзеңне куй минем урынга. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 317 б.