Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яңавылым, гүзәл җирем*

Дата написания: 
07 апреля 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер». Ссылка на песню https://www.ok.ru/video/913836608157

Инсур Мөсәнниф
Яңавылым, гүзәл җирем*

Кайда да бар матур таулар,
Елгалар һәм болыннар.
Ләкин алар Яңавылда
Үзенә бер хозурлар.
Бөтен сере туфрагыңда –
Синең тарту көчеңнең.
Күземнән яшь чыкканы бар
Ишетсәм дә исемең...
Кушымта:
Туган яктан, гүзәл җирдән
Аерылсаң, бик авыр.
Читкә китсәм, төшкә керә
Былбыллы як – Яңавыл.

Язмыш, язмыш, аясаңчы
Алып китми читләргә.
Язса иде газиз туган
Туфрагымда үләргә.
Бу дөньяда язмаса да
Йолдыз булып балкырга,
Язса иде, кире кайтып,
Чәчәк булып калкырга.

Кушымта.

8.05.1994-7.04.1995.
* Бу шигырьгә Әнис Шәймәрданов көй язды. Ссылка https://www.ok.ru/video/913836608157

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Туган ягым, гүзәл җирем* (җыр). "Яңавыл таңнары", 25.06.1994, №73.
*Тәүге исеме.
2) Яңавылым, гүзәл җирем. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 9-10 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Яңавыл – гүзәл җирем. Җыр (нотасы белән). Әнис Шәймәрданов көе. Әнис Шәймәрданов. Оч син, җырым, еракларга! Ноталы җырлар. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 21 б.
4) Мөсәнниф Инсур. Яңавылым, гүзәл җирем. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 58-59 бб.