Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Шөкер итик
Әллә читтән кемдер (әллә үзем?)
Күз тидерде, бугай, бәхетемә...
Ансы алай түгел, монысы да...
Әле очрыйм ләчтитенә...
Хәер... инде Җирдә мин булмасам,
Булмас иде бересе дә...
Яманы да, яхшысы да,
Монысы да, тегесе дә...
Әле Җирдә яшибез бит,
Үпкә белән дөнья көтмик...
Тормыш биргән барысына
Түзә-түзә шөкер итик...
25.02.2020.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шөкер итик. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 301 б.