Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җилсез давыл

Дата написания: 
04 апреля 2020

Инсур Мөсәнниф
ҖИЛСЕЗ ДАВЫЛ

Пыр туздырды афәт бөтен илне...
Утырып та булмый, йоклап та...
Тыныч... сугыш бара, үз-үземне
Инде сизәм кебек окопта.

Ракеталар сыман, әмер ява,
Иртән генә түгел, төнен дә.
Китмәсә ярый ла баш - “түбә”без...
Кыйгаеп, яисә төтенләп...

Дрон-шымчылар оча түбәннән...
Дөнья инде кайтмас үткәнгә...

Давыл түгел. Нәрсә? Аңлаешсыз...
Урый-чурый, кыра барсын да...
Русия, син мәңге бәхетсезсең...
Олактың бит тагын упкынга...

Күңел сыкра, сыкра, сулкылдап ал...
Караңгылык иңә җаннарга...
Кыра ла вирус... барлык өметләрне
Киләчәккә... тыныч таңнарга...

Аңлаешсыз тормыш, чуар дөнья,
Күпме була безне алдарга?
4.04.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җилсез давыл. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 335 б.