Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яңа Мәҗнүн

Дата написания: 
17 апреля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Яңа Мәҗнүн

Сылулар күп Җир йөзендә -
Һәр заманның үз Ләйләсе.
Тик мин, сине күргәннән соң,
Башлыйм тагын шул бәхәсне:
Ләйлә, Зөһрә матурлыгы
Берни түгел синең алда –
Ни матурлык күрер идем
Син булмасаң бу дөньяда?
17.04.1994.
1) Мәсәнниф Инсур (хата киткән - Мөсәнниф Инсур дип укырга кирәк). Яңа Мәҗнүн. Шигырь. "Өмет", 23.07.1994, №80.
2) Мөсәнниф Инсур. Яңа Мәҗнүн. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 26 бит.
3) Мөсәнниф Инсур???? Яңа Мәҗнүн. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 1998, ???.
4) Мөсәнниф Инсур. Яңа Мәҗнүн. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 55 б.