Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТОМАН (ТУМАН)

Дата написания: 
20 ноября 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТОМАН

Бүген иртән тагын томан төшкән...
Берни күрмим «пәрдә» артыннан.
Күзем текләп, карыйм офыкларга...
Офык бер хәл... күрмим якыннан!

Томан артларында ниләр бар да,
Кемнәр нишли, нинди эш кыла?
Ялгыз калдым кебек бу дөньяда...
Була бит ул шулай еш кына...

Алда ап-ак сөттәй тоташ пәрдә –
Бу дөньядан мине чикләгән...
Әйтерсең лә, мәңге чыкмасын, дип,
Кемдер мине шунда бикләгән...

Әйтерсең лә, япа-ялгыз башым
Басып торам дөнья чигендә...
Күрмим арытаба ниләр барын...
Кайчан инде томан чигенә?

Һәрбер минут озын сәгать кебек...
Көткәнгә бит озак тоела...
Бары ап-ак томан артларында
Тып-тын гына яфрак коела...

Көн арты көн гомер үткән кебек,
Менә тагын берсе өзелде...
Бар киләчәк – томан артларында...
Күз яшьләре юа йөземне...

Дөньялыкны жәллим... түгел үз-үземне...
Ник без шундый күндәм, түземле?..
9.-20.11.2023