Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бабай, әйдә, танцыга (Дед, пошли на танцы)

Дата написания: 
29 декабря 2019

Инсур Мөсәнниф
Бабай, әйдә, танцыга
Уены-чыны бергә

Тагын яшьти* килеп кергән,
Яшьти минем хыялый:
Кайбер чакта “баш түбәсе
Киткән” чагы булгалый.

– Өйдә яту бик җиләтте,
Әйдә, гуляйть итәбез.
Танцы була, кызлар күп, ди,
Танышырбыз, нитәрбез... –

Шулай диеп сүз кузгатып,
Коткы салды күңелгә.
Мин дә, юләр, кызып киттем –
Әле үлгән түгел лә.

– Ярый соң, – дим, – зарар итмәс,
Язып алу... буынны...
Яшьти һаман ашыктыра,
Белә мине кууны:

– Әйдә инде, киен тизрәк,
Яшьләр чыга кылубка!..
...Җиде сәгать җыендык та,
Без дә киттек толыпта.

Аңа инде җитмеш ике,
Мин аңардан өлкәнрәк,
Буын тотмый, башкасы да
Күптән беткән бәлтерәп.

Үзебезчә җыр сузабыз,
Заманчадан калышмый.
Хәзер, туган, барсы да җыр,
“Туры”мы ул, “чалыш”мы:

– Синнән миңа, хай, песенка,
Ә миңардан – печенка.
Ашый торган түгел инде,
Җылыта бит – печенка!

Үзебезчә гәп корабыз:
– Бәлки әле сыйларлар...
– Аулакка да чакырырлар...
– Бәлки әле сыйпарлар...

– Яшь чакларны искә алып,
Яшьләр кебек кешнәрбез...
– Минеке бул бүген, диеп,
Колакларын тешләрбез...

– Тукта, яшьти, ничек тешлик,
Авызлар бит тешләрсез!
Тешең дә юк бит синең, дип,
Чакырмаса, нишләрбез?

– Чакырмаса, һич кайгырма,
Кайтырбыз да китәрбез.
Тик бит, яшьти, шунысы бар:
Чакырсалар... нишләрбез?

Аптырашып туктап калдык
(Ярый ерак китмәдек,
Баш әйләнеп, аяк таеп,
Ятуың бар, имгәнеп!).

Без өметсез шайтан түгел,
Еламадык – көлештек.
Берәр айдан теш врачына
Күренергә килештек.

Башыбызны туры тотып,
Салындырмый борынны,
Киләсе ел барырбыз, дип,
Өйгә кире борылдык.
* Яшьти (диал.) – яшьтәш.
27-28.12.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бабай, әйдә, танцыга! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 283-285 бб.