Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Уралым*

Дата написания: 
30 мая 2014

Инсур Мөсәнниф
Уралым

Җирдә гади бер авыл бар,
Утыз өй дә бер урам...
Давылларда исән калган,
Урап узган җил-буран.
“Исең киткән икән, Җирдә
Меңнәрчә ул андыйлар.
Җәһәннәм бит ул”, - дисәләр,
Ышанмагыз - алдыйлар!
Җәһәннәмнең тишегендә
Булмый андый гүзәллек!
Сандугачлар сайрый монда
Үзәгеңне өзәрлек.
Урманнарың, болыннарың,
Имәнлегең, Тирәнкул...
Иң гүзәл җир кайда, дисәң,
Ерак йөрмә - Урал* ул!
Кендек каным таммаса да,
Синдә тәпи киткәнмен.
Күпме матур җирләр күрдем,
Иң якыны икәнсең.
Зур түгел ул, кечкенә ул,
Әйе, бары бер урам.
“Урал” диеп җырласалар,
Искә төшә шул Урал.
Кемдер: "Йортлар азая бит,
Авыл бетә бит", - дисә,
Күңелендә Аны йөрткән
Кеше калса, ул – исән!
Карап торам урамыма,
Туры бара – төз генә.
Кемдер әйтер, кечкенә, дип...
Кечкенә дә – төш кенә!
Болыннарда - җиләк, җиләк,
Балдай тама - өз генә.
Кемнәрнеңдер, төштә күреп,
Үзәкләре өзелә.
Уралкаем – бу дөньяның
Иң гүзәл бер почмагы.
Урал тауның бер дәвамы -
Җәйгән сиңа кочагын.
Кайт, күр, сөен, күреш,
Сәламлә карт-корысын.
Ә киткәндә җаныңа сал
Туган Җирнең җылысын.
Ул өшергә ирек бирмәс
Бернинди җил-давылда.
Яшәү көче биргән җиргә -
Мактау җырлыйк авылга!
Мактау җырлыйк Уралга!
30.05.2014.
* Урал - Башкортстанның Яңавыл районындагы авыл.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур . Уралым. Шиғыр. «Йыйын», июль, 2014, №14 (171).
2) Мөсәнниф Инсур. Уралым. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 159-160 бб.