Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Алмыйбыз һаман сабак

Дата написания: 
30 января 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Алмыйбыз hаман сабак

“Алдың-артың карап йөре,
Онытма хаталарың!..” –
Шулай тәүбә итә-итә,
Ясыйбыз... яңаларын.
Хата эшләп һәм... төзәтеп,
Гөрләп яшәп яткан чак.
...Кисәт кешене, кисәтмә -
Алмыйдыр һаман сабак...
27-30.01.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Алмыйбыз hаман сабак. Шигырь. "Ватаным Татарстан", 7.07.1995, №128-129.
2) Мөсәнниф Инсур. Алмыйбыз һаман сабак. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 12 бит.

Добавить комментарий