Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әйтмәгез авыр сүз

Дата написания: 
05 января 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Әйтмәгез авыр сүз

Шаяру

Әйтмә, син, авыр сүз, әйтмә, син,
Йөрәк бит болай да яралы.
Рамил Чураголов, “Әйтмә, син, авыр сүз”.

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.
Рамил Чураголов, “Авылкаем”.

Әйтмәгез авыр сүз Рамилгә,
Йөрәге болай да яралы –
Язмышлар ташлаган чит илгә...
Шагыйрьләр түгел шул акчалы –
Кайтырлык туплыйсы бар әле.
Әйтмәгез авыр сүз шагыйрьгә,
Күңеле болай да яралы.
Бер ун мең тапканчы фәкыйрьгә
Күпме җыр язасы бар әле.
5.01.1995.

Кайда, кайчан басылган:

1) Мөсәнниф Инсур. Әйтмәгез авыр сүз. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 34 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Әйтмәгез авыр сүз. Шаяру. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 100 б.