Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Вәгазь

Дата написания: 
05 мая 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы» Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото.

Инсур Мөсәнниф
Вәгазь

Кем соң төкерде
Кемнең битенә?
Пычак төртелде
Бәгырь итенә.
...Йөрәк өшеде
Каргыш сүзеңә.
Түзми эстәдем:
Төшсә үзеңә?
Көтмисең бугай
Туар көннәрне...
Пакъласын догам
Күңел түреңне.
Саңгыраумы без,
Әйт әле, дөнья,
Аңгырамы без,
Дөм сукырдыр, я?!
Кемгә кирәк соң
Бу ызгыш-талаш?
Күрә файдасын
Кайсы падишаһ?
Уйлашыйк, туган,
Ташлап чүп-чарны,
Калдырып яман,
Хөсет уйларны.
Уйлашыйк, болай
Таркатсак илне,
Ни дияр Ходай
Кыямәт көнне?
Дусмы, дошманмы,
Читме, түгелме –
Саклыйк иманны,
Булыйк түземле.
Түгел мәңгелек
Һичбер бәндә дә.
Иман – иң элек
Йөрсен кемдә дә.
Тәңрене уйла,
Төштә, өндә дә.
Намусың җуйма
Соңгы көндә дә.
Бик кысан, дисәң,
Фани дөньялар,
Кайгырма, кемсә, -
Теге дөнья бар.
Аермый милләт
Газраил килер.
Алырсың нәгъләт,
Җибәрсәң кадер.
Кеше кадерен
Кайчан белербез,
Тик күргәч эшен
Бәя бирербез?
Вөҗданың буып,
Сазга таянма.
Кешеләр булып
Калыйк кайчан да.
Башкорт – син – татар...
Без бит бер ише!...
Дус бар, дошман бар,
Көлдермик кеше?!
Барыннан элек,
Мөселмандыр без
Бетсә бердәмлек –
Кан дошманмы без?!
Кеше! Бөек зат!
Ызгыштан сүрел.
Иманыңа кайт –
Әле соң түгел!
2.05.-05.05.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Вәгазь. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 56-58 бб.