Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер көнлек гомер

Дата написания: 
20 января 2020

Инсур Мөсәнниф
Бер көнлек гомер

Азмы икән, әллә инде күпме –
Тагын бер көн гомеркәем үтте...
БЕР саны ул зур да түгел кебек...
Бу бит бары бер календарь бите...

Әмма бер көн сәгатьләрдән тора,
Ә сәгатьтә тагын күпме минут!
Балачактан беләм, бер тәүлектә –
Сиксән алты мең дә дүрт йөз секунд.

Туктый... тибә, туктый... тибә йөрәк*,
Бар тизләгән чагы, сүрелгәне...
Димәк, әйләнсен дип Җир күчәре
Йөз мең тапкыр үлеп терелгәнмен!
20.01.2020.
* Уртача яшьтәге өлкән кешенең йөрәге минутына 72 тапкыр, ә көненә 100 мең тапкыр тибә.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бер көнлек гомер. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 296 б.