Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Төчкерү

Дата написания: 
16 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
Төчкерү
Уены-чыны бергә

Чыктым тышка, яз җитә бит,
Тышта матур, күңелле!
Хәтта чыпчык «сайравы» да
Күтәрәдер күңелне!

Кояш та шук, нуры белән
Кытыклады борынны.
Сизми калдым төчкергәнне
Яңгыратып урамны!

И Ходаем, мәхшәр купты,
Ахырзаман җиткәнме,
Җирем Галәм күчәреннән
Ычкыныплар киткәнме,

Сибелделәр тирә-якка
Миннән барча халыклар,
Барсы качты тар ярыкка,
Әллә туфан калыккан?!

Кемдер усал ысылдады,
Кысып теше арасын,
Кемдер куркып пышылдады,
Кочып мәче баласын!

«Кит янымнан, олак моннан,
Син – зәһәр чир оясы!
Син бит хәзер, чир йоктырып,
Гомерләрне кыясың!»

Ну, минем дә котым очты,
Котыпларга качыйммы,
Урамнарга чыгып йөрсәң,
Бетерерләр башыңны!

Чабып кереп, бикләп куйдым
Ике катка ишекне!
Иске-москы чүпрәк белән
Ямадым бар тишекне!

Йорт иясе ишетмәсен,
Юкса ул да «өшкерер» –
Мендәр аска башым тыгып,
Рәхәтләнеп төчкердем!

...Тормыш көн-төн кырыслана,
«Санитарлар» йокламый!
...Инде хәтта тышта, өйдә
Төчкерергә ярамый!
16.02.2021.