Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТӘМУГТА ДА КАТЫ МӘХШӘР, ДИЛӘР...

Дата написания: 
08 февраля 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ТӘМУГТА ДА КАТЫ МӘХШӘР, ДИЛӘР...

Тышта буран, күз ачарлык түгел...
Бер чыгармын, буран һил булгач*.
Җил-давыллар уйный күңелдә дә,
Бөтен дөнья тулы җил булгач.

Җаным шуңа дулый, чөнки көчсез,
Сүз әйтү дә хәтта куркыныч!
Тирә-якка шомлы караш ташлап,
Бүген кем уйланмый, кем тыныч?

Дөнья тынар.
Җаным, тыпырчынма,
Мин бит исән, бары син булгач,
Тәмугта да каты мәхшәр, диләр,
Барырмын тик анда һил булгач.
* Һил булу (борынгы диалект) – тыну.
8.02.2024.