Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хәтәр җирдә - татар

Дата написания: 
26 мая 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Хәтәр җирдә - татар

Мөселман да әйтә, кяфере дә:
“Татар булган җирдә - хәтәр бар!”
Тик борынгы дастаннардан калган,
Гасырлардан килгән хәтер бар.
...Бар дөньяны басып монгол килгән,
Алдан җибәргәннәр татарны –
Калкан булып, монгол сафын саклап,
Тотып торып калган укларны.
Ә бәласе кара эткә... Татар
Һаман килә исем күтәреп.
Тик бетмәгән татар, исән чыккан
Кол дәверен ватып, җимереп.
Шул дәвердән калган ялгандыр ул:
Татар булса, имеш, күршеңдә -
Саклануның иң яхшысы – һөҗүм –
Үткен балтаң булсын билеңдә.
Һәм, чыннан да, бер риясыз халык
Балта асларында кырылган.
Ни эшләсен, ниләр кылсын татар,
Ул да балтасына тотынган...
Тагын аты калган яман булып:
“Татар булган җирдә - хәтәр бар!”
Ә үзләре: “Кызы эшчән”, - диеп,
Килен төшергәннәр татардан.
Ничә илнең мәшһүр улы бүген
Татар канын йөртә үзендә?!
Һәм кайберсе... хурлый милләтемне
Ләгънәт укып һәрбер сүзендә.
Кемнең исә - һаман балта кулда,
Нахак сүзләр ачы телендә.
Куй бары тик ирек илбасарга –
Тартып алыр иде илен дә.
Күп сакланган татар илбасардан,
Шуңа тәҗрибәсе аз түгел.
Җиргә дошман килгәч кырык бердә,
Козгын баскач азат ил күген,
Асыл ирләр хәтәр уртасына
Атлаганнар намус хакына.
Газиз башын салган миллионнар,
Тугры калып биргән антына.
Һәм бүген дә тынмый әле көрәш,
Көне туа – туа хәтәре.
(Танкысы да таптап үтә кайчак*),
Милләтемә яңа хәсрәте.
Ул хәтәрне, ул хәсрәтне һич тә
Татар дигән милләт тудырмый,
Татар уе – бары тигез яшәү
Милләтара ызгыш булдырмый.
Тик һаман да кяфер авызында:
“Татар булган җирдә - хәтәр бар!”

Татар булган җирдә хәтәр түгел,
Хәтәр булган җирдә - татар бар!
* Монда 1989 елгы Вильнюс вакыйгалары телгә алына.
24.05.-26.05.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Хәтәр җирдә - татар. Шигырь. "Ватаным Татарстан", 19.07.1994, №139.
2) Шәнгәрәев Инсур. Хәтәр җирдә - татар. Шигырь. "Кызыл таң", 22.02.1995, №35.
3) Мөсәнниф Инсур. Хәтәр җирдә - татар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 60-61 бб.