Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Якты әле бу дөньялар
Гомеркәйләр бик тиз үтә икән,
Тормышның белегез кадерләрен.
Югыйсә, зиратта, үкендереп,
Тизрәк артыр саны каберләрнең.
Тәңре әйтер: “Юлың тәмам, абзый
(Түтәй, бу сиңа да кагыладыр...),
Җыен ахирәткә, җаның, әнә,
Канатларын җәеп, кагынадыр...”
Имеш, кеше җаны ак була, ди,
Кара җанлылар бик аз бит алар...
Кара җанлы, димәк, кара канат,
Ак җанлылар – ап-ак канатлылар?
Ә җаннарның барлык яктылыгы
Җирдә кала, күккә ашмый алар...
Димәк, Җирдә күбрәк соңгылары...
Чөнки якты әле бу дөньялар.
21.08.2017-12.04.2018.
Добавить комментарий