Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сүнгән йолдыз яктысы (трагедия) (21+)

Дата написания: 
20 мая 1994
Заметка: 

Игътибар! Бу драма әсәрендә тәмәке тарту, исерткеч эчемлек куллану күренешләре бар. Исегездә тотыгыз: тәмәке тарту, исерткеч эчемлек куллану сезнең сәламәтлегегез өчен зарарлы!

Инсур Мөсәнниф (Шәнгәрәев)

СҮНГӘН ЙОЛДЫЗ ЯКТЫСЫ

Трагедия

Өч бүлектә

Өч пәрдәдә, биш күренештә

Катнашалар:
Рәшит – механизатор, 34 яшьтә.
Хәмзә – Рәшитнең күршесе, ындыр табагы механигы, 55 яшьтә.
Хәмит – төнге каравылчы, 55 яшьтә.
Хәсбикамал – Рәшитнең әнисе, 70 яшьтә.
Хәлим – бригадир, 40 яшьтә.
Фәрзи Даһиевич – колхоз идарәсе рәисе, 63 яшьтә.
Ислам – бригадирның техника буенча ярдәмчесе, 36 яшьтә.
Камил – механизатор, 35 яшьтә.
Рәфит – механизатор, 26 яшьтә.
Шамилев – милициянең төбәк инспекторы,
Беренче кеше.
Икенче кеше.
Судья, халык утырышчылары, сакчы милиционерлар.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Төн уртасы. Р Ә Ш И Т белән Х Ә М З Ә болдырда тәмәке тартып утыра. Аларга кызыл яктылык төшә. Еракта күк күкри. Р Ә Ш И Т бераз кызмача.

Х Ә М З Ә. Күк күкри әле. Иртәнгә таба яңгыр булыр, ахры...
Р Ә Ш И Т. Яусын, әйдә, явым-төшеме дә кирәк.
Х Ә М З Ә. Шунысы бар – игеннәрне еккач ешаеп кына китмәгәе... Гадәттә, урып-җыю җитсә, күкнең төбе тишелә.
Р Ә Ш И Т (үз алдына сөйләнгәндәй). Игеннәр дә өлгерер, җиләк-җимеш тә пешәр, тик инде Йолдыз гына булмас...
Х Ә М З Ә (юатып). Күрше, син бик бетеренмә әле. Нишләмәк кирәк, тәкъдире шундый булгандыр. Үлгән артыннан үлеп булмый, ә сиңа арытаба яшәргә кирәк. Өч балаң турында уйла. Аларны кеше итәргә, аякка бастырырга кирәк.
Р Ә Ш И Т (эчке киеренкелек белән). Их, күрше, их, Хәмзә абый, аңламыйсың шул хәлләремне! (Болдыр тактасына йодрыгы белән суга).
Х Ә М З Ә (тынычландырып). Я, я, Рәшит! Нигә аңламыйм, ди. Бик яхшы аңлыйм. Нинди ярдәм кирәк, күрсәтергә һәрчак әзермен. Әйт, кыенсынып торма.
Р Ә Ш И Т. Рәхмәт, Хәмзә абый, яхшы сүзеңә. Соңгы көннәрдә ярдәмең күп тиде, ярый изге күңелле авылдашлар бар.
Х Ә М З Ә. Тик бер сүзем бар, ачуланмый гына тыңлап торсаң иде.
Р Ә Ш И Т. Тыңлыйм, күрше, тиктомалга нигә ачуланыйм?
Х Ә М З Ә. Ничек кенә димә, мин синнән өлкәнрәк, күбрәк яшәгәнмен, күбрәк күргәнмен. Мин әйтмәсәм, башкалар сүз кузгатыр. Дөнья булгач, үлем бар, китем бар, дигәндәй. Йолдыз килен кебек хатынны таба алмасаң да, тормыш дәвам итә бит әле. Улың, кызларың бар...
Р Ә Ш И Т. Алар алдында үземне ничек тотарга да белмим.Күзләренә күтәрелеп карарга ихтыяр көчем җитми. Гаепле мин алар каршында. Әниләрен саклый алмадым – миңа ярлыкау юк.
Х Ә М З Ә. Минем сүзем дә шул хакта. Аларга хатын-кыз тәрбиясе кирәк. Үзең турында әйтеп торасы да юк. Әниең картайган. Үги ана – үги ана инде, тик шулай да... Иртәгәдән үк хатын эзли башла, дип әйтүем түгел, тик Йолдыз киленгә тиң, лаек кеше булсын иде. Шуңа бу хакта бүгеннән үк уйлау зыян итмәс. Ир заты, өйдә хуҗабикә булмаса, ярты кеше. Хатын-кыз ялгызы яши ул, ничек итсә итә дөньясын алып бара. Ә менә ир-ат...
Р Ә Ш И Т. Аңлыйм, Хәмзә абый, аңлыйм. Сүзләреңә ачуланмыйм. Дөньяга бүген генә килгән кеше түгелмен. Тик, әйдә, бу хакта сөйләшүне калдырып торыйк. Минем башымда бөтенләй башка уйлар.
Х Ә М З Ә. Сер булмаса, бәлки минем белән уртаклашырсың? Бәлки мин берәр киңәш бирә алырмын?
Р Ә Ш И Т. Юк, минем соравым катлаулырак. Кем гаепле Йолдызның үлеменә? Йөгереп йөргән җиреннән үлсен дә китсен әле... Хәер... Электән дә йөрәге авыртуга зарланып алгалый иде. Авыр күтәргәнгәдер дип йөрде. Үзең беләсең, фермада эш нинди. Аеруча савучыларга...
Х Ә М З Ә (килешеп). Белмәгән кая инде ул.
Р Ә Ш И Т. Бар эш – кул көче белән. Саламын, силосын, сенажын утыз сыерга сәнәк белән тараталар. Онын капчык белән ташыйлар. Ул елына ничә тоннага җыела торгандыр.
Әйтмә дә инде, бар авырлык хатын-кызга төшә. Әле дә түзәләр, Ходай ярдәм бирсен инде.
Р Ә Ш И Т. Аннан, сауган сөтне көянтәләп күтәреп, үлчәгечкә йөгерәләр. Тагын кирәк-яракны юу өчен күпме җылы су ташырга кирәк. Язгы, көзге пычракларда азык цехы янына якын да килерлек түгел. Бот төбеннән баткак. Ярый әле салкын су торбадан килә. Анысы да булмаса, көянтәләп елгадан ташытырлар идеме икән? Сугыш елларындагы кебек. Тиздән егерме беренче гасырга аяк басарга торабыз, атом, космос чоры дигән булабыз, ә фермада сөт үткәргеч, саву аппараты урнаштыра алмыйбыз.
Х Ә М З Ә. Колхозның акчасы юк, диләр бит. Кем гаепле дип сорыйсың бит әле? Система инде, энем система!
Р Ә Ш И Т (үртәлеп). Нинди система ди ул, нинди система?! (Кесәсеннән папирос алып кабыза). Система дибез дә, җиңел генә җавап табабыз. Шул система артында кешеләр тора түгелме соң?! Аны кешеләр урнаштырмыймы ни? Әллә шушы системаны теге, тәлинкәләрдә очып йөрүчеләр китергәнме?! Колхозның акчасы юк, дисең. Бу әкият синең белән минем кебек дураклар өчен уйлап чыгарылган ул.
Х Ә М З Ә. Анысы да бардыр. Күз буярга дисәң, аларга куш, сүзен каян табалар, диген.
Р Ә Ш И Т. Ә кайдан табыла соң акча колхозда ел саен өч-дүрт җиңел машина сатып алырга? Алар белән җир сөрәләрме, печән чабалармы? Әйе, чабалар – район үзәгенә көненә ике-өч тапкыр. Бензины да табыла. Бергәләшеп барсалар бер хәл иде. Рәис – “Волга”да, баш агроном – “УАЗ”да, баш инңенер – “Москвич”та җилдерә. Ә барысы да шул бер үк киңәшмәгә бара. Алары да көн саен бит әле.
Х Ә М З Ә. Нәкъ өстенә бастың. Җыелышларны ай-һай яраталар инде. Утырыш дисәң, ашауларын да оныталар.
Р Ә Ш И Т. Бригадир Хәлим беркөн “Агроснаб”ка барган идем, ди. Ургычка пычаклар кирәк булган. Райсовет алдына җитмеш-сиксән җиңел машина җыелган, ди. Әһә, дип әйтәм ди, болар урып-җыюны башлаган. Болай булса, райсовет мәйданында бер генә башак та бирдә калмаячак, Аллаһы боерса.
Х Ә М З Ә (көлә). Шулай диме? Вәт, бригадир, маладис!
Р Ә Ш И Т. Ургычка пычак кайтарту баш инженер, технолог эше түгелме ни? Аның артыннан бригадир йөрергә тиешме? Шуннан, урып-җыю башланса, бензин, ягулык юк дип, зарланып, анда-монда, район Советына чаба башлыйлар. Тегеләре яңадан бүлә, бүлмәс иде, үзләре көн саен чакырта. Кызык та инде.
Х Ә М З Ә. Кызык та, кызганыч та, диген.
Р Ә Ш И Т. Көн дә районга чабарга бензин бар, ә басуга машина алып чыгарга – юк. Колхоз кассасына сөт сатудан кергән акчаның яртысы шул җитәкчеләр йөргән машинага бензин алу өчен китә. Бичара савучы, гомер буе иртәнге биштән ревматизмлы аягу белән пычрак ерса да, аена 40-50 мең сум акча ала. Ә җитәкченеке ике-өч тапкыр күбрәк. Кайда монда гаделлек?
Х Ә М З Ә (килешеп). Гаделлек ни, энем, юк инде ул. Мәрхүм Гата абзыйны хәтерлисеңдер әле?
Р Ә Ш И Т (баш кагып). Әйе, хәтерлим.
Х Ә М З Ә. Ул әйтә торган иде: “Гаделлек, энем, кайда беләсеңме? Ат койрыгы астында. Анысы да, ат койрыгын күтәргәч, кайдадыр юлда төшеп калган. Бар, хәзер эзләп табып кара син аны” Вәт, шулай.
Р Ә Ш И Т (сүнгән папиросын кабыза). Менә мин дә шуны уйлыйм. Колхозга унлап җиңел машина сатып алырга, рәиснең ике кызына, бур улына “Жигули” алырга акча табыла. Алар бит аны колхоз исәбенә ала. Юлын табалар – өр-яңа машинаны списать итәләр дә, кемдер аша балаларына алып бирәләр. Өйләрен кара – хан сараемы ни?! Үз акчасына төзегәнме ул аны?! Төзер, тот капчыгыңны!
Х Ә М З Ә. Алар ни, балаларына, балаларының балаларына җитәрлек байлык туплап, бар туган-тумачаларын тәэмин итеп куйдылар инде. Хәзер синең белән минем ишеләрдән мыек астыннан көлеп кенә йөриләр.
Р Ә Ш И Т. Ә шул ук вакытта савучыларны биш километрдагы җәйләүгә йөртергә автобуслары юк. Йөк машинасы кузовында, яисә ачык трактор арбасында – менә савучыларга хөрмәт нинди. Карлы-бозлы яңгырмы, давыллы җилме – барыбер. Ә бит алар – хатын-кызлар, аңлыйсыңмы – ана яисә ана буласы кешеләр!
Х Ә М З Ә. Ни юк, авыл кешесенә юк инде...
Р Ә Ш И Т. Савучы – түрә хатыны түгел шул. Алар үзләренең хәләлләрен конторга җиңел машинада гына алып бара. Савучы я механизатор санаторийга путёвка юллый башласа, ярты картая. Кайберсе, әнә, минем хатын кебек, үлеп тә китә. Ә рәис – ак сөяк – ял йортында елына һич югы ике тапкыр була.
Х Ә М З Ә. Өч тапкыр бармаса әле...
Р Ә Ш И Т. Колхозы алдынгы, колхозчылары коры, җылы бина эчендә эшләсә бер хәл иде. Түбәдән тамчы тама, идәне тездән пычрак су, ул һавасының “хуш исе”, ферма ихатасы муеннан баткак. Вакытсыз кабергә керми, кайда барасың?!
Х Ә М З Ә. Вакытсыз кермәгәне дә ни рәхәт күрә инде бу фани дөньяда? Фермада да шул эш, өендә дә шул мал, кош-корт.
Р Ә Ш И Т. Ә сөт таптырырга беләләр. Аларга күбрәк сөт давай, аналарын корт чаккыры...

Өйдән Х Ә С Б И К А М А Л әби чыга. Рәшиткә ут яктысы төшә.

Х Ә С Б И К А М А Л. Улым, Рәшит, кер инде. Ял итеп ал. Арыгансыңдыр. Иртәгә эшкә дә диделәр бугай.
Х Ә М З Ә. Әле эшкә чакырып та килделәрме ни?
Х Ә С Б И К А М А Л. Хәмзә балам, син дә мондамы ни? Күрми дә торам, күзем өйдә калган. Картайтты, балалар, картайтты...
Х Ә М З Ә. Монда, күрше әби, менә сөйләшеп утырабыз әле.
Р Ә Ш И Т. Хәлим килгән иде бүген. “Эшкә чык инде, Рәшит, хәлеңне беләм, кичә генә хатыныңны җирләдең, тик ни хәл итим соң, тракторыңа утыртырга кеше юк, ә сенажга печән чабуда бер генә ургыч эшли, өлгертә алмый, машиналар басуда көтеп утыра”, – ди. Нишлисең, чыгарга туры килә.
Х Ә М З Ә. Анысын үзең кара инде, Рәшит туган. Бик кешеләрчә килеп чыкмаса да, кемгә ничек бит. Бәлки үзеңә шулай җиңелрәктер. Эштә онытылып, азрак кайгың чигенеп торыр. Ярый, мин дә кайтыйм алайса.
Р Ә Ш И Т. Утырыйк әле бераз сөйләшеп.
Х Ә М З Ә. Иртәгә миңа да эшкә. Ындыр табаган ашлык кабул итүгә әзерлисе бар. Анда да эш муеннан әле. Тегесе юк, монысы җитешми, кадалып кына китсен инде дөньясы...
Х Ә С Б И К А М А Л. Чү, чү, алай карганма әле, Хәмзә улым. Җан биргәнгә – юнь бирер. Бер елны да ашлык басуда ятып калганы юк...
Х Ә М З Ә. Калмаган кайда инде ул.
Х Ә С Б И К А М А Л (аны ишетмичә). Сез генә исән-сау булыгыз. Бар ышаныч сездә, хәзер сез дөнья тоткасы. Менә киленебез генә… (Тавышы йомшара, күз яшен сөртә). Ярый, Алла ярдәм бирсен инде үзегезгә, балалар... Рәшит улым, кер, ят, яме. Урын җәелгән. Балалар да сине көтеп йокламый чыш-пыш килеп яталар. Кер, соңлама.
Р Ә Ш И Т. Хәзер, әнкәй, хәзер. Бераз гына утырабыз да. Бар, син кер. Балаларга әйт, әтиегез хәзер керә, диген.
Х Ә С Б И К А М А Л. Ярар, балам, ярар. (Үз алдына сөйләнә). Аллакаем, ярдәмеңнән ташлама, авыр сәгатьләрдә йөрәккә көч бир. Барыбыз да шунда барабыз да ни, тик менә яшьләр жәл. Балалар жәл. Берсеннән-берсе кече бит, аяксыз-кулсыз, дигәндәй. Йолдыз киленне алганчы, Ходаем, мине генә алсаңчы!.. Тик вакытыннан алда гүргә кереп булмый шул, тәкъдирдән узып булмый. (Чыга).
Х Ә М З Ә. Ярый әле әнкәң бар. Балаларны карап, сиңа ашарга әзерләп торырга көче җитәрлек хәзергә. Ул яктан борчылма, Асия җиңгәң дә ярдәм итәр. Авыр чакта бер-беребезгә булышмасак, безгә читтән килеп ярдәм итмәсләр.
Р Ә Ш И Т. Ул яктан борчылмыйм мин. Гөлнара кызым да ун икесен тутыра бит инде. Идән, кер юарга, аш пешерергә генә белә, Йолдыз ул яктан таләпчән булды. “Алар бәләкәй бит әле”, – дисәң, “Эшләп үссеннәр, бәләкәйдән өйрәнсеннәр, эшләп кеше үлгәне юк әле”, – ди торган иде... мәрхүмә. (Пауза). Мәрхүмә... Нинди җан өткеч сүз. Һич уйламаган идем дөньялар, тормышлар шулайга борылыр, дип.
Х Ә М З Ә. Кинәт булды шул, җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән...
Р Ә Ш И Т. Хыялларыбыз бергә-бергә балаларны үстереп, укытып, кеше итү иде. “Өлкән кызым һичшиксез укытучы булачак”, – диде һәрчак. Үзенең уйлары барып чыкмагач, һич югы кызым хыялымны тормышка ашырсын, дип хыялланды. Ә үзе, теләге булса да, арытаба укый алмады. Исеңдәме, без мәктәпне тәмамлаган елларда “Бар класс белән – фермага!” дигән чакыру ташладылар?
Х Ә М З Ә. Әйе, әйе, заманында шулай бик каты шаулашып алдылар шул районда.
Р Ә Ш И Т. Бик хәйләкәр политика булып чыкты ул. Яшьләрне авылда бәйләп тоту өчен нинди генә хәйләләргә бармаганнар. Йолдызлар сыйныфы да калды. Тик башкалар алты ай, бер ел эшләде дә, кайсы кая таралып бетте. Егетләр армиядән соң фермага килмәде, яисә авылга бөтенләй кайтмады. Ә Йолдыз калды... Язмыш, диимме, минем бәхеткә, диимме. Ул читкә китсә, табыша, кавыша алмаган булыр идек. Ну үткер, чая кыз иде соң! Бергәләп сәхнәләрдә биеп, җырлап йөргәнне хәтерлисеңдер әле.
Х Ә М З Ә. Хәтерләмәгән кая! Авыл халкының әле дә телендә, нәчәльникләрдән көлеп, скетчлар куйганыгызны һаман сагынып искә алалар. Ә синең сәхнәдән гармунда сиптерүләрең!.. Дә, бар иде авылның гөрләп торган чаклары. Бетте бит хәзер, адәм страмы.
Р Ә Ш И Т (авыр сулап). Бетте авыл, бетте, көрчеккә терәлде.
Х Ә М З Ә. Кара әле, ничә ел булды соң әле сезнең өйләнешүегезгә?
Р Ә Ш И Т. Менә быел мартта унөч ел булды... тулган иде. Гармун дигәннән... Үләсе көнне Йолдыз, моңсу гына утырды-утырды да: “Рәшит, уйна әле гармуныңда”, – дип сорады. “Нинди көйне?” – дим. “Миңа барыбер, тик уйна гына”, – ди. “Яшь гомер”не, аннан “Беренче мәхәббәт”не уйнап киттем. Нәрсәгә кул шуларга тарткандыр. Үзе тыңлый, үзенең күзләре яшьле. “Юк-бар нәрсә турында уйлама әле, менә бер-ике көннән терелерсең, элекке кебек, матур итеп яшәрбез”, – дим. “Булмас инде, Рәшит, мин үләрмендер, ахры. Балалар гына жәл, син түзәрсең ул. Аларны үзең дә рәнҗетмә, кешедән дә рәнҗеттермә, үгибез, дип, нәүмизләнеп йөрерлек булмасын”, – диде.
Х Ә М З Ә. Күңеле сизенгән инде мәрхүмәнең...
Р Ә Ш И Т. Нәрсә әйтергә теләгәндер – мин үлгәч, өйлән, тик яхшы кеше булсын, дидеме икән. Ә минем башыма, Йолдыз шулай кинәт үләр, дигән уй кереп тә карамады. Яныннан китми, көне-төне утырасым калган, ә мин эшкә чыгып киттем, дүр-рәк!!! Моңа кадәр авырганы сизелмәгәч, сүзләренә игътибар да ителмәгән, их! Үкенечкә калды барысы да...
Х Ә М З Ә. Кем генә белсен соң аны, кайлардан гына барысын да алдан күрәсең? Йолдызның үлеме аяз көнне яшен суккан кебек булды. Элек больниска барганы да булмады, ахры?
Р Ә Ш И Т. Булмады шул. Бәбәйләргә дә вакыты җиткәч кенә бара иде бит. Әле дә каршы булды. Үтеп китәр, дип, көтеп йөргәндер. Беренче тапкыр гына булмаган, күрәсең. Авылда медпункт булса, бер хәл. Алып барып кына килер идең. Их, үзем дә, эш, йорт-кура дип, дөньяны онытып йөргәч ни... Мин генә гаепле монда, мин генә...
Х Ә М З Ә. Юкны сөйләмә, Рәшит энем. Врач сиңа әйтте бит, монда килсә дә, үләр иде, соң булган, ә менә бер ярты ел элек килгәндә... Йөрәк белән шаярып булмый шул, энем. Авыр эштән өзлегү сәбәпче инде монда. Үзе дә бигрәк эшкә талымсыз булды, авырын-җиңелен сайламады... Зарлана белмәде.
Р Ә Ш И Т. Эшкә уңган иде, бер сүзем юк. Өйгә кайтса да, ял итеп алыйм, дию юк, тизрәк эшкә тотыныр, миңа да тынгы бирмәс иде. Печән чабарга барса, миннән һич калышмас. “Үкчәңне чабам, җәһәтрәк селтә чалгыңны!” – дип үртәшә иде җитмәсә.

Уйга чумып, бераз тын утыралар. Кайдадыр эт өрә.

Х Ә М З Ә. Кая, Рәшит энем, тагын берәрне көйрәтеп алыйк та, кайтыйк инде. Таң атарга да күп калмый. (Тәмәке кабызалар).
Р Ә Ш И Т (кабызган шырпысын сүндерми, янып беткәнче карап тора). Кеше дә менә шушы шырпы кебек: Яна-яна да, янып күмергә кала. Күмергә калса да, җылысын биреп өлгерә. Йолдызлар да шулай, диләр. Дөрес булса, алар инде күптән сүнгән, ә яктысы ничә миллион еллар буе Җиргә килә, имеш.
Х Ә М З Ә. Чынлапмы? Вәт, Алланың хикмәте, диген, ә? Кеше гомеренең дә шундый яшерен сере бардыр бәлки? Кеше яшәсен-яшәсен дә, эзсез-нисез юкка чыксын, имеш. Алай булуы мөмкин түгел. Бер-бер гыйльләсе бардыр.
Р Ә Ш И Т. Минем уемча, әгәр кеше турында истәлек һич югы бер йөрәктә яши икән, аның гомере дә дәвам итә дигән сүз. Яктысы, җылысы һаман килә, димәк. (Пауза). Кара әле, Хәмзә күрше, берәр йөз грамм төшереп алмыйбызмы, мат якасын, йөрәккә җиңел булып китмәсме?
Х Ә М З Ә. Юк, энем, кирәкмәс. Аракы кайгыны басмый, ә, киресенчә, әллә кайчангы үпкәләр искә төшеп, күңелне ныграк ярсыта гына. Кереп йокла инде, энем. Иртәгә эшкә дә барам, дисең. Моңа кадәр эш өстендә эчеп йөргәнеңне күрергә туры килмәде, моннан соң да күрергә язмасын. Ә эчим, дисәң, аның бәйрәмнәре дә җитәрлек. Алай моңын куймыйбыз инде, шул бәйрәмнәрдә дә артыгы белән “селтәп” ташлыйбыз.
Р Ә Ш И Т. Дөньясы шундый бит. Я алга, я артка бармый, я бетми. Бәйрәмдә дә йөз грамм эчмәсәң, бөтенләй юләрләнүең бар.
Х Ә М З Ә. Анысы шулай ла ул. Тик барыбер сиңа да бик рюмка төбенә карарга киңәш итмим. Файдасыннан зыяны күбрәк аның. Ярый, энем, бүгенгә хуш, мин чыгыйм, ә син ятып йокла. Балаларың һаман көтәдер. (Кузгала, болдырдан төшә).
Р Ә Ш И Т (уйчан). Балалар, балалар... Әйе. Ярый, хуш иттек, Хәмзә абый. Башка вакытта да кереп йөр шулай.
Х Ә М З Ә. Керербез, керербез, ут күршеләргә дә кермәсәң, кемгә керәсең инде. Элек кенә иде ул, тавык чалсаң да, ярты авылны җыеп кунак итүләр. Хәзер һәрберебез үзенә бер аерым хуҗалыкка әверелдек. Исеме генә калхуз. Ярый, төн хәере белән үтсен.
Р Ә Ш И Т (уйчан). Ярый, шулай булсын. Эчмим, дидең инде, кыстамыйм. (Ишектән кереп китә).
Х Ә М З Ә (уйчан, капкага таба атлый). Дә, сиздермәскә тырышса да, Йолдызның үлеме эчтән нык сызландыра Рәшитне. Кайгыга бирешеп, эчкегә сабышып китмәсә генә ярар иде. (Пауза). Китмәс, болай үзәге нык егетнең. Тик шунысы, миңа, нигәдер, Рәшитнең күңелендә ниндидер яшерен уй бар кебек – телендә бер нәрсә, ә уенда – бөтенләй икенче. Председательнең исеме чыкса, әйтерсең, тешен кысып сөйли. Сиздереп куюынча, “Йолдызның үлеменә кем гаепле?” дигән уй тынгы бирми, ахры, аңа. (Капка алдына чыга).

Икенче күренеш

Рәшитләрнең капка төбе. Эскәмия. Х ә м з ә, туктап, басып тора. Аяк тавышы ишетелә, кемдер нәрсәгәдер абына.

Х Ә М И Т т а в ы ш ы. Ах, анаңны корт чаккыры!.. (Керә).
Х Ә М З Ә. Исән генәме, Хәмит кордаш?
Х Ә М И Т. Ә-ә, синме Хәмзә? Җан тәндә әле, яшьтәш.
Х Ә М З Ә. Нәрсә, чал чәчле башың белән, авызыңны пычратып, шәһәр шпанасы кебек, төн уртасында сүгенеп йөрисең?
Х Ә М И Т. Сүгенмәс биреңнән сүгенерсең монда. “Коммунизм” колхозы бар, тик уты гына юк. Булырга да охшамаган. Күпме гомер үтелде, тик шушы урамга электр яктысы кергәнен тәки күрергә язмады. Язмас та, ахры.
Х Ә М З Ә. Безнең буынга язганыннан язмаганы күп булды инде, яшьтәш.
Х Ә М И Т. Төне дә дөм караңгы, җәйге төн, димәссең. Аяк астында бер нәрсә күренми. (Күккә карап). Болытлар куера, иртән яңгыр булыр кебек. Сөякләр дә сызлап тора.
Х Ә М З Ә (күккә карап ала). Минем “барометр” да радикулитны әйтәм, шулайрак сиздерә.
Х Ә М И Т. Аякларның бер хәле юк. Утырыйк әле. “На ногах правды нет”, – ди торган иде мәрхүм Иван знакум. Исерек килеш, күпердән тракторы белән егылып төшеп, үлеп әрәм булды. (Эскәмиягә утыралар).
Х Ә М З Ә. Әле син больниста ята идең түгелме соң? Кайчан кайттың?
Х Ә М И Т. Кичә чыгардылар. Больничныйга: “Иртәгәдән эшкә”, дип язгач, бардым, ни хәл итәсең. Каравылчының эше шул инде. Фермада бозаулар гына калса да, бармый булмый. Дөнья бозылды бит, яшьтәш, бетәргә генә ашкынмаса ярар иде. Кеше курыкмый хәзер, көпә-көндез урлаша, талый.
Х Ә М З Ә. Шулай... Элек сугыштан соңгы, ач-ялангач вакытларда да мондый хәл юк иде, кеше иманлы булды.
Х Ә М И Т. “Уңыш” колхозында каравылчыны бәйләп ташлап, өч бозау урлаганнар. Очына-койрыгына чыгыйм, димә. Каравылчы: “Күземә әллә нәрсә сиптерделәр, ни булганын да белмим, уянып китсәм, абзар ишеге шәрран ачык, өч бозаудан җилләр искән”, – дип кенә әйтә алган...
Х Ә М З Ә. Ярый әле үтереп китмәгәннәр...
Х Ә М И Т. Әйтмә дә инде, Алла сакласын. Бар ышаныч хәзер аңарда гына. Мин дә, үзем шүрлим, үзем ферма буйлап арлы-бирле каранып йөргән булам. Караңгы почмакта башыңа берне тондырсалар, нәрсә икәнен дә аңламый, теге дөньяга китәсең дә барасың инде. Тиз генә шылтыратып хәбәр итәргә ни фермада, ни авылда телефон юк.
Х Ә М З Ә. Шәһәрнекеләр “шаяра” инде, кыйммәтчелек, юклык...
Х Ә М И Т. Авылныкылар да буш куймас алай хәзер... Кыйммәтчелектә түгел эш, эшләми генә ашыйсылары килә. Андыйлар хәзер чебен урынына үрчи бит. Эшләргә яратмый, тик аңа тәмле ашарга булсын, ит булсын, колбаса булсын, арзан булсын.
Х Ә М З Ә. Ә авыл кешесенә бер килограмм итне үстерү ничә меңгә төшә, кызыксынучы гына юк.
Х Ә М И Т. Әй, кордаш, шәһәр гомергә синең белән минем җилкәдә яшәде. Без тиеннәргә эшләп, шуларны туйдырабыз, ә рәхмәт әйтүче бармы? Ишшу җитмәсә, “деревня” дип мыскыл итә бит әле аның бот буе шпанасына кадәр. Чылбырлап куеп, авылда биш-алты ай гына эшләтер идем мин аларны, белерләр иде икмәкнең, итнең, сөтнең тәмен.
Х Ә М З Ә. Алай, дисең, ә? Сталин заманында авыл халкын бәйләп эшләтеп карадылар түгелме? Әнә, соңрак бәйне азрак йомшартканнар иде, авылда берсе дә калмады. Бәйләп эшләтү дә чара түгел, кордаш. Авыл продукөиясенә тиешле хакын куеп, әнә теге инфляөия дигәнен бетереп, икътисадны тотрыклыландырмый торып, бу тормышның ипкә-сапка киләсе юк әле.
Х Ә М И Т. Синеке дә дөрес. Әле җан көйгәнгә әйтәсең инде. Безнең сүз хәзер бар ни дә, юк ни – белүче дә, тыңлаучы да юк. Ә ит сорыйлар... яхшы ятлаганнар. Без дә, яшибез, дигән булабыз... “ачка үлсәк үләрбез, тик колхозны бетермәбез”, дип.
Х Ә М З Ә. Без ачка үлеп беткәч, калхузы да таралыр ла ул аның.
Х Ә М И Т. Тик без генә булмабыз...
Х Ә М З Ә. Тазалык ягы ничек соң? Больнисның файдасы тидеме?
Х Ә М И Т. Әллә, кем белә инде аны. Ни юньле дарулары, ни рәтле уколлары юк. Каяндыр табарга зур урында эшләгән туган-тумача юк. Ярый, шул өч-дүрт тапкыр ашаталар, бераз ял итеп кайтасың.
Х Ә М З Ә. Колхоздан санаторийга юллама сорап кара, ничә ел эшләп, бирмәсләр микән ни?
Х Ә М И Т. Больнис безгә шул санаторий-курорт урынына инде.Кайда аның шулкадәр акчасы, мал-туарны кемгә куеп китәсең? Мал асрамасаң, колхозга ышансаң, ачка үләргә кирәк. Больнис түләүлегә әйләнсә, анда да эләгә алмабыз әле. Начальство басар. Килде бит заманалар, анасын корт чаккыры. (Пауза). Кая, папиросың бармы, бир әле. Каравылга киткәндә онытып калдырганмын, шуңа кайтып барыш. Анысы да хәзер авыл җирендә әҗәл даруы урынына, кибетне япкач, эшләр бөтенләй хөрткә китте. Бер кап шырпы өчен дә күрше авылга чап...
Х Ә М З Ә (папирос суза, шаяртып). Папирос дигән буласың, Әсманың җылы кочагын сагынгансыңдыр әле.
Х Ә М И Т. И-и, кордаш, шулай булса иде ул, ни әйтер идең. Үтте инде дәртле чаклар. Элек тракторда эшләгәндә, төнге чәчүдән кап-кара тузанга батып, шайтан кебек кайтасың. Эттәй арыта. Анда да кочакларга тырышкан буласың. Хәзер – юк. Ничә ел тракторда селкенеп, тузан, ашлама, агу йотып бетә икән кеше. Менә бер ел инде, җиңел эш, дип, каравылга куйдылар. Тракторда да аммиак иде, фермада да аммиак. Аннан, хәзер җиңел эшкә күчтең ни дә, күчмәдең ни – барыбер тиздән мәңгелек йортка күчәсе.
Х Ә М З Ә. Тукта, алай ашыкмыйк әле, кордаш.
Х Ә М И Т. Әнә, район гәзитен кара – саны саен, фәлән колхозның механизаторы вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашалар. Барысы да эш көчендәге кешеләр. Башта агулап үтерәләр, ә аннан – кайгы уртаклашалар. Рәхмәт күрсәткән хөрмәтегезгә, анагызны корт чаккыры. (Пауза). Әле син үзең төнлә нәрсә эшләп йөрисең? Күршеңдә утырдыңмы әллә? Йолдыз киленне дә җыештырып куйгансыз икән. Мин кичә соң кайткач, өлгерә алмадым шул.
Х Ә М З Ә. Әйе, шулайрак булып китте хәлләр. Рәшит тә бер үзе өч бала белән торып калды. Түземлек бирсен инде Ходай. Үлгән кеше үлә дә котыла, менә монда калганнарына авыр.
Х Ә М И Т. Шулай, кордаш, шулай. Авыр туфрагы җиңел булсын, бик игелекле бала иде. Эшкә бик усал, ай-һай, зәһәр булды!
Х Ә М З Ә. Әнә шундыйларын алып китә шул үлем. “Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын” дип йөргәннәре кеше җанын өтеп яши бирә.
Х Ә М И Т. Йолдыз да гаделлек эзләп карады, таба алмады. Председателҗ килдеме соң зиратына?
Х Ә М З Ә. Килмәде. Баш зоотехник булды.
Х Ә М И Т. Җыелышларда тәнкыйтьләгәндә түзә иде әле, ә менә өлкә гәзитенә язып чыккач, рәис бөтенләй күрә алмас булды бит. Ярый, Йолдызның алдынгы савучы булуы ачуын яшерергә мәҗбүр итте. Күрсәткечләре арттарак йөргән булса, валлаһи, тереләй ашар иде.
Х Ә М З Ә. Шуткамы ни, исемең районда иң яхшы, иң булдыклылар арасында йөрсен дә, менә сиңа – бац! – тәнкыйть мәкаләсе!
Х Ә М И Т. Алар күптән үз-үзләрен бөекләр мөнбәренә күтәргәннәр бит инде. Бар, сүз әйтеп кара син аларга! Һәм кем язган, диген, кем тәнкыйтьләргә базнат иткән, диген. Янәсе, кем булган ул рәис тикле рәисне тәнкыйтьләргә?! Шуңа эчләре поша, понимаешь…
Х Ә М З Ә. Болай безнең председатель районда начарлардан исәпләнми бит. Әллә кайларга сайлап куялар...
Х Ә М И Т. Район начальствосына ярый белсәң, анысын-монысын бушлай төяп озатсаң, яхшы да буласың, ярыйсың да инде ул. Язу белән киләләр дә, бер яшь, симез сыерны терлекченең үзеннән суйдырып, алып та китәләр. Соңыннан аягын сындырды, дип, акт төзиләр. Ә терлекченең үзенә нәрсәсе кала? Аларга да кала – тизәкле кырык картасы... Ә син, бар, әйтеп кара, хәзер башың кәтер китәр. Сәбәбен генә табарлар. Уен эш түгел. Шуңа берәрсенең түрәләргә каршы сүз әйткәнен күргәнең бармы?
Дәшмибез инде, кордаш, дәшмибез, куркабыз...
Х Ә М И Т. Дәшми халык, дәшми, сүз әйтер иде, файдасы юклыгын күрә. Куркабыз, чөнки круговая порука. Карга карганың күзен чукыганын кайчан күргәнең бар? Әнә, Йолдыз килен дә, чәбәләнеп караган иде дә, хәзер ул кайда да, түрәләр кайда? Ә бит, калага укырга китсә, Кадыровалар кадәр генә җырчы чыгачак иде аңардан. Авылда калып, балкымас борын сүнде. Монда хәтта клубы да юк бит, корт чаккыры.
Х Ә М З Ә. Нигә, авылда тормыш начар, димәс идем мин. Ит, сөт үзеңнеке, кешегә ялынып йөрисе юк, су буе чиратта торасы түгел...
Х Ә М И Т. Әле син үз көчеңдә. Шуңа ялынычың төшми. Ә картаеп, бәлтерәп төшкәч, нәрсә эшләрсең? Әнә, авыл буенча күпме ялгыз карчык, хәзер кәҗә асрарлык та печән әзерләргә хәлләреннән килми. Бер кашык сөткә тилмереп утыралар. Ә бит алар гомер буе тишек бер тиенгә колхозга эшләгән! Хәзер берәр колхоз җитәкчесенең килеп хәлен белгәне, ярдәм иткәне бармы?
Х Ә М З Ә. Ул якка белексезләр инде белексезлеккә.
Х Ә М И Т. Ярый әле күрше-күләннәре бар, алар карый, ярдәм итә, утын китерә, бер чынаяк сөтен кертә.
Х Ә М З Ә. Илдә чыпчык үлмәс, диләр бит.
Х Ә М И Т. Ә алар булмаса, нәрсә эшләр иде ул япа-ялгыз карчык? Я ачка, яисә кыш көне туңып үләр иде. Кемгә кирәк алар хәзер? Менә эш көченнән чыккач, синең белән минем кирәгем калырмы?
Х Ә М З Ә. Әллә... бер дә уйлаганым юк иде...
Х Ә М И Т. Кемгә хаҗәтең бар синең колхоз өчен файдаң беткәч? Авыл үзе әйбәт лә ул, бер сүзем юк. Тик монда урнашкан тәртипләр генә начар. Башка җирдә дә шулаймы икән, әллә җитәкчеләрнең кешелеклегеннән торамы?
Х Ә М З Ә. Төрле колхоз бар инде, яшьтәш.
Х Ә М И Т. Менә безнеке егерме биш ел утыра инде, нәрсә эшләде колхоз өчен, безнең авыл өчен, синең белән минем өчен?
Х Ә М З Ә. Яңа бетон ферма салды бит.
Х Ә М И Т. Ферма төзетте, ә шушы вакыт эчендә кибет белән клубны сүтеп алдылар, фильшер пункты юк, хуч утырып ян, яисә ятып үл, ни янгынчыларга, ни больниска шылтыратырга телефон юк. Без көне-төне эшләдек, иген үстердек, ә аны себереп диярлек ел саен хөкүмәткә озата тордылар. Колхозчыга тиешлесен дә бирмәделәр, ә алар (Бармагы белән югарыга күрсәтә) ике-өч орден тактылар...
Х Ә М З Ә. Нигә “бирмәделәр”, дисең, әле дә шул хәл...
Х Ә М И Т. Әле дә шул хәл. Пенсионерларга ел саен бер центнер ашлык бирәләр. Аны тегермәндә тарттырганнан соң сиксән кило оны кала. Я, шуны өч йөз алтмыш биш көнгә бүл әле? Ничә грамм төшә?! Ленинград блокадасында да аннан күбрәк булган, диләр түгелме соң?! Ярый, карт-корының үзенә җитәр дә, ди. Ә кунак килеп төшсә? Яки үрдәк-каз, тавык асраса – аларны да ашатырга кирәк, алар да ашарга сорап аяк астында урала. (Кызып китә). Атаң башы! Колхоз, колхоз! Төкерим колхозына! Ни үзеңә ашарга икмәк юк, ни малыңа азык! Пазур!
Х Ә М З Ә. Тукта, кычкырма әле шулкадәр, кеше әллә ни уйлар.
Х Ә М И Т (кинәт тынычланып). Шулай, без кычкырганнан гына дөнья үзгәрми шул. Юрган астында батыр булу өчен зур кыюлык кирәкми. Үзебезнең күләгәдән үзебез куркып яшибез, шулай үләрбез дә инде. Рәхмәт әйтеп, берәрсе искә алса ярый ла. Һич югы кырыгыбыз узганчы.
Х Ә М З Ә. Балалар бар бит әле, алар ташламас.
Х Ә М И Т. Балаларның үз тормышы. Алар ел да булыша, алар булмаса... Тик мин гомер буе аларга түгел, колхозга эшләдем, шушында бөкерем чыкты, тазалыгым бетте. Шулай булгач, причум монда балалар. Илгә шундый балалар, эш көче үстереп биргәнгә рәхмәт әйтсеннәр. Колхоз карарга тиеш мине дә, сине дә, башкаларны да. Картайгач, кешенең кадере юк, яшьләр шуны күрми, дисеңме? Шуңа качалар алар колхоздан.
Х Ә М З Ә. Синеке дә дөрес кебек.
Х Ә М И Т. Ә дөрес сүзгә җавап юк инде. (Урыныннан тора). Ярый, Хәмзә кордаш, сөйләшеп сүз бетмәс, өйдән урап килим инде, атуса я ферманы төяп китәрләр. Утырырсың аннан кутузкада, нигә сугып кына үтермәделәр икән, дип.
Х Ә М З Ә. Ярый, исән-сау йөр.

Х Ә М И Т чыга. Х Ә М З Ә уйланып утыра.

Х Ә М З Ә. Их, дөньясын!.. Нинди кеше иде бит Хәмит кордаш та. Типсә, тимер өзәрлек, бер кулы белән дага бөгә торган баһадир иде. Бөтәшсә дә, бөтәшә икән адәм. Үзе юаш кебек күренсә дә, эчендә, әнә, нинди куз көйри. Катырак җил иссәме?! (Пауза). Хәер, чебен дулап, кайчан тәрәзә ватканы бар? Чебен ни, авыл кешесе ни... Кулы-аягы белән урындагы түрәләргә бәйле булгач. (Чыга).

Пәрдә.

И К Е Н Ч Е Б Ү Л Е К

Икенче пәрдә

Өченче күренеш

Машина-трактор мастерское. Капкага “МТМ” дип язып куелган. Сәхнәнең бер як читендә Р Ә Ш И Т, Р Ә Ф И Т, К А М И Л сөйләшеп, тәмәке тартып тора.

К А М И Л. Кая китеп олакты соң әле бу бригадирның техника буенча ярдәмчесе? Бер механизаторга ике начальник, запчасть кына юк.
Р Ә Ф И Т. Соң, илеңдә булмагач, үзе ясап алсынмыни?
Р Ә Ш И Т. Үзләренә кирәк булса, күптән табарлар иде. Колхоз түрәләрен йөрткән берәр шоферның, запчасть юк, дип утырганын күргәнегез бармы? Бер шестерня өчен өч еллаган үгез бирсәләр бирәләр, ләкин табалар тәк табалар инде.
К А М И Л. Ну, Рәшит, усалландың әле соңгы вакытта...
Р Ә Ш И Т. Усалланырсың да – эш бармаса. Ярый, минем гаеп булса бер хәл иде. Әнә, күрше колхозларда урып-җыюның яртысын төгәлләп киләләр. Ә бездә... Ун процент урылган, уннан бере сугылган.
Р Ә Ф И Т. Урып-җыю тәмамланыр ла ул. Ел да үткәнне.
Р Ә Ш И Т. Тик ничек тәмамлана бит. Уттай эссе көннәрне ремонтта үткәрәбез дә, көз көне, койма яңгырлар җиткәч, урып-җыюның иң кызу чоры башлана. Игенне таптап, покосларның эзен югалтып куябыз – шул була. Күпме көч түгеп үстергән ашлыкның кырык проценты басуда тапталып кала.
К А М И Л. Бер бездә генәме ни? Бар урында да шулай булгач, өйрәнелгән инде. Сталин заманы булсамы?!
Р Ә Ш И Т. Аның урынына хәзер басуы белән торып кала. Чуртым да юк. Моның өчен утырта башласалар, район җитәкчеләреннән башлап, бер генә колхоз председателе дә калмаячак бит. “Трактордан комбайнга күч инде, кеше юк”, – дигәч, списанный комбайнга утырган булдым. Кайчан теркәп чыга торган кеше, шул бер подшипник тота. Артык сарыгым булса, валлаһи, һич югы шуны биреп табар идем...

Ашыгып бригадир Х Ә Л И М керә.

Х Ә Л И М. Егетләр, председатель Фәрзи Даһиевич килә, эш урыннарыгызда булыгыз. Серәеп тормагыз, туң тимерне булса да чүкештерегез шунда...
Р Ә Ш И Т. Нәрсә эшләп килеп чыккан ул монда, әллә адашканмы? Бер-ике ай күренгәне юк иде.
Х Ә Л И М (сораулы). Рәшит, ярар, телеңә салынма. Синең белән минем тел чарлаудан гына үзгәрсә иде дә ни бу дөнья…
Р Ә Ш И Т. Ә нигә, хәзер тәмәке тартып, сөйләшеп торырга да ярамыймы? Өстәвенә, бер атна запчасть юк. Комбайнны корсам, шушы МТМны күрмәс өчен, булмаган җиденче тизлек белән ычкыныр идем әле моннан...

Колхоз идарәсе рәисе Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч керә.

Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч (мыскыллы). Кая ычкынырга җыендың, Рәшит энем?
Р Ә Ш И Т. Әйтер идем, ярый, калсын инде. Әле шуны сөйләп торабыз: запчасть юк, тагын күпме кызынырга тиеш без монда? Инңенер хезмәте бармы ул безнең колхозда, әллә юкмы? Рәис бармы безнең хуҗалыкта, әллә исеме генәме?
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Каты тотынасың, энем. Сындыра күрмә.
Р Ә Ш И Т. Сындырырсың сезне, бар. Берсен сындырсаң, бишәү барлыкка килә бит. Лутчы шулай кала бирсен. Ә менә запчасть кирәк. Списанный комбайн бирдегез, булсын, дип, эшләп бетердем. Бер подшипникка калгач, бер атна көтәм.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Булыр, табарлар, бер елны да комбайннар басуга чыкмый калганы юк. Инженер хезмәте эшли.
Р Ә Ш И Т. Көн дә, менә бүген була, диләр. Ә урып-җыю бара. Мин дә эшсез, трактор да утыра. Нигә, алай булгач, мине трактордан алдыгыз? Колхозга зыян булсын, дипме ни?
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Энем, син монда коткы таратма.
Р Ә Ш И Т. Коткы түгел. Әнә, сөрү дә бармый. Ичмасам, туңга сөрер идем. Акчасы да кирәк бит, өч баланы ашатырга, киендерергә кирәк. Ә акча юк. Үзем таза-сау муңик башыма әнкәйнең пенсия акчасын сорамам бит. Ике ай хезмәт хакы алган юк.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Энем, барысының да бала-чагасы бар. Кемгә дә гаиләсен туйдырырга кирәк. Шулай да, синең кебек дөнья сасытмыйлар. (Башкаларга күрсәтә). Әнә, аларның да балалары бар. Ач түгелләр бит. Ачка үлмәссез, яхшырак эшләргә кирәк...
Р Ә Ш И Т. Йолдыз кебекме? Ул да эшләде. Егылып үлгәнче. Кадерен белдегезме? Һич югы соңгы юлга озатканда, килеп, рәхмәт әйттегезме?!
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч (ачулы). Кара әле, энем, синең телең озыная башлаган түгелме? Кыскартырга туры килмәгәе.
Р Ә Ш И Т. Ах, әле шулаймы?! Кыскартасыз инде, ә? Кулыгыздан килсә, авызлык кидерер, сүзсез мал урынына йөртер идегез, ә? Менә сезне кыскартканда яхшы булыр иде. Барыбер колхозга бер тиенлек файдагыз юк. Безнең кебек юләрләр, Йолдыз кебек савучылар, тоташ колхоз исәбенә баеп ятасыз.
К А М И Л (Рәшитнең җиңеннән тарта). Син азагын уйлыйсыңмы?
Р Ә Ш И Т. Камил, кысылма. (Фәрзи Даһиевичка). Хәзер сезнең шәхси хуҗалыгыгызда да безнең “Коммунизм” колхозындагы Кадәр байлык бардыр инде, ә? Күбрәк тә булмаса әле. Хәзер ни, безне кыскартсагыз да була, югалмаячаксыз.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч (ярсып). Уһу, энем, чыннан да, синең тел сөяксезгә әверелгән. Эчкәнсеңдер дә әле син? (Килеп, Рәшитнең авызын исни). Эчкәнсең шул. Хәзер милиция чакыртам, алып китсеннәр әле. Ун тәүлек утырып кайтсаң, бераз акыл керер. Рациядән эндәшим әле. (Үз-үзенә). Хәзер алырсың кирәгеңне.
Р Ә Ш И Т (аңа барып ябыша, “син”гә күчә). Әх, син, кабахәт! Кеше түгел, хайван икәнсең! Йолдызны үтерүең генә җитмәгән, инде мине төрмәдә черетергә уйлыйсыңмы?!

Х Ә Л И М, Р Ә Ф И Т, К А М И Л аларны араларга ташлана.

К А М И Л. Рәшит, нишлисең син, акылыңа кил!
Р Ә Ф И Т. Рәшит абый, балаларың турында уйла!
Х Ә Л И М. Председателҗ белән шулай сөйләшәләрме ни?!

Рәшитне аерып алалар, араларына басалар.

Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Син, энем, бөтенләй бәйдән ычкынгансың икән. Аннан, авызыңны үлчәп ач, сүзеңне бизмәнләп сөйлә! Кемгә һөҗүм иткәнеңне уйла: колхоз идарәсе рәисенә, халык депутатына!
Р Ә Ш И Т. Син һәм синең ишеләр бер җәзасын алырсыз алуын...
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Кем үтерде синең хатыныңны? Минме? Син үзең үтергәнсең аны. Эчеп кайтып, бер каты кыйнасаң җитә инде ул, тиешле җиренә суксаң, бигрәк тә. Әле җинаять эше кузгатмаганга рәхмәт әйт.
Р Ә Ш И Т (мыскыллы). Рәхмәт!
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. ...Ә алар төбенә тиз төшәр иде: ничек ул кичтән сау-сәламәт булган хатын иртәнгә скоропостиңно үлсен?! Күлмәк белән тугансыңдыр син, малай актыгы. Тик шуны да онытма: әле дә соң түгел, телефоннан бер шылтырату җитә.
Р Ә Ш И Т (кинәт тынычланып). Әһә, аңлашылды, менә эш нәрсәдә икән. Юкәдә икән чикләвек! Ә бит син үзең дә шөрлисең. Шушы соңгы елларда колхозда яшьли генә ничә савучы, механизатор үлде. Хезмәт шартлары үтә начар булудан киләдер бу бәлки? Ә? Менә миңа Фәтхелислам абыйның комбайнын бирдегез. Ә бит ул да ике ай элек кенә илле сигез яшендә кинәт вафат булды. Ә нәрсәдән соң, кызыксынмадыгызмы? Нәрсәдән үпкәләре, бөерләре, бавыры беткән аның? Аны да мин кыйнаганмы? Ничә ел буе чөгендер үстерде, химикатлар белән эшләде.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Үзе гаепле, нигә аммиак белән сак эш итмәгән?
Р Ә Ш И Т. Берәр саклану чарасы белән тәэмин иттегезме? Тагын фермадагы хезмәт шартларын алыйк! Яхшы булгач, нигә анда үз хатыныңны җибәрмисең? Белеме булмаса да, идарәдә исәп-хисап эшендә утыра.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Их, маңка танау, үз башыңа ашкынмасаң ярар иде... Ә бу эшне болай гына калдырыр, дип уйлама. Шаһитлар бар. Һич югы унбиш тәүлеккә утыртам мин сине. Эш вакытында эчеп йөрүең генә җитмәгән, өстәвенә, хуҗалык җитәкчесенә, район Советы депутатына һөҗүм итәсең.
Р Ә Ш И Т (усал). Эчеп йөри, дисең инде? Әйдә, алайса, “Волга”ңа утыртып, район үзәгенә алып бар, халык депутаты! Үз гомеремдә бер тапкыр колхоз “Волга”сына утырып йөрдем, дип, үлгәнче мактанырмын. Туп-туры наркология бүлегенә киттек. Врач булмаса, өенә шылтыратырсың, машинаңда рация бар. Карап карарбыз, бәлки алар синнән яхшырак аерадыр – кем эчкән дә, кем юк. Ә? (Аның өстенә бара).
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч (чигенә). Но, но... (Башкаларга). Сез шаһит булырсыз...
Р Ә Ш И Т. Әллә үзең эчтеңме соң? Бүген районнан берәрсе килгәндер әле, ә? Колхоз уңышларын “югансыздыр”? Вакытсыз үлгән механизаторларыгыз я савучыларыгызның авыр туфрагы җиңел булсын дип, аягүрә басып, искә алгансыздыр? Әллә дөресме?
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Хуш, энем, синең белән болай гына сөйләшеп була торган түгел икән. Барып чыккансың, ниһаять. Ярый, бәхетең, мин киң күңелле кеше, бер юлга гафу итәм. Тик икенче вакыт миннән мәрхәмәт көтмә. (Хәлимгә, тупас). Бригадир, әйдә әле минем белән.
Р Ә Ш И Т. Әле мин синнән гафу үтенмәдем шикелле, андый “гафу”ларга мохтаҗ түгелмен...

Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч белән Х Ә Л И М чыга.

К А М И Л. Ну, Рәшит...
Р Ә Ф И Т. Белеп эшләдеңме син бу эшне, әллә башыңа бүген иртән тай типкән идеме?
Р Ә Ш И Т (көлә). Тай типте, егетләр, тай типте. (Көйли).
Әнә, килә автомобиль,
Төягәннәр ак кипке.
Өй түбәгә менгән чакта
Яшь тай артыма типте.
К А М И Л. Шуңарак охшаган шул. Ә хәзер саклан инде, Рәшит дус. Фәрзи гафу итә, оныта торганнардан түгел Бер туры китермәсә, бер каптырыр...
Р Ә Ш И Т (кул селкә). Ярар, егетләр, юкка да шөрләмәгез әле. Үзләреннән хәтәррәк кыйлансаң, “шөр” җибәрә алар. Әле нинди батыр иде, күрдегезме, тиз сыпыртты.
Р Ә Ф И Т. Бик шәпләнмә, Рәшит абый. Алдыңны-атрыңны карап йөр. Камилне белмим, тик мин, әгәр эш милиөиягә җитсә, бернәрсә күрмәдем, бернәрсә ишетмәдем, дип таначакмын. Нәрсә булса да булыр. Хуч колхоздан кусыннар...
К А М И Л. Син нәрсә, мине кемгә исәплисең? Акны карадан гына аера беләм лә мин. Монда эш тирәнрәк ята, Рәфит дус. Гаделлек белән явызлык, кешелеклелек белән миһербансызлык якалаша. Искелек белән яңалык көрәшә. Иске тормыш белән яңа тормыш бугазлаша. Ә син, Рәшит, молодеө. Куркып тормадың.
Р Ә Ш И Т. Артыграк кызып кителде, ахры.
К А М И Л. Фәрзи бүген генә түгел, тагын берничә атна йоклый алмый ятар инде. Тик ярый ла йокысыз төннәрен этлек уйлауга сарыф итмәсә. Карт гвардия бирешергә уйламый әле. “Үлсәк үләрбез, тик постларыбызны бирмәбез” девизы белән яши.

И С Л А М керә, ул бераз кызмача.

И С Л А М (күтәренке күңел белән). Ну, егетләр, хәлләр ничек? Кызынабызмы? Ярый, җитәр сезгә кояшта арка кыздырырга. Полундра! (Алларына бер өем тимер-томыр ташлый).
Р Ә Ш И Т. Нинди бәйрәм бүген, иптәш бригадирның техника буенча ярдәмчесе? Безгә дә калмадымы?
И С Л А М. Калыр сиңа, бар. Төбенә кадәр төштек, тамчысын да калдырмадык. За то сезгә кирәкле барлык дефицит запчастьларны таптым. Өр-яңа түгел инде түгеллеккә. Ярар, чыдаганчы чыдар әле. Арыкы бетмәсә, икенчесе табылыр. Күрше өлкәгә кадәр барып җиттем. Ну, барыбер таптым, егетләр. Ике литр аракы, диләр. Һи, аны гына табабыз инде.
Р Ә Ф И Т. Бик арзан була түгелме соң? Ә алар аны каян ала? Урлыйлармы ни? (Егетләр тимер-томырларны тикшерә).
К А М И Л (Рәфиткә). Анысында синең ни эшең бар? Сиңа запчасть булган – шул җиткән. (Исламга). Шуннан?
И С Л А М. Шуннанмы? Шуннан – утырган да шуган. Утырттым тегеләргә дүрт ярты аракыны. Бергәләп сындырдык. Мировой егет икәнсең, диләр. Өстәп, бер подшипник та биреп җибәрделәр. Йомышың төшсә, тагын кил, дип калдылар. Ачуланмагыз, егетләр, шулай туры килде. Гомум эш өчен, сезнең өчен йөрим бит.
Р Ә Ш И Т. Аңлашылды, Ислам дус. Беренче тапкырмы ни, аңлыйбыз. Тик безнең пред шушы тирәдә урала, син, бар, кайтып ял ит, күренмә. Эзләүче булса, кайтып җитмәде әле, диярбез.
И С Л А М. Ярый, егетләр, рәхмәт. Сез урнаштыра башлагыз инде, иртәгә басуга чыгарлык булсын. Ярый, мин киттем. Бигайбә.
Е Г Е Т Л Ә Р. Бигайбә, бигайбә. Хәерле каза булсын.

Алпан-тилпән атлап, И С Л А М чыга.

К А М И Л. Эчәргә өйрәнеп алды бу Ислам да. Ә бит элек авызына бик сирәк ала иде. Эх, колхоз, эшеңне!
Р Ә Ш И Т. Дөнья өйрәтә ул. (Пауза). Егетләр, карагыз әле, сәгать ничәне күрсәтә?
Р Ә Ф И Т (сәгатенә карый). Минем иске алтын сәгать кичке алтыны суккан.
Р Ә Ш И Т. Нишлибез, кайтабызмы, әллә эшкә тотынабызмы?
К А М И Л. Колхозның ни, аның эше беркайчан да бетәсе түгел, булмаса, иртәгә иртән генә тотынырбыз. Монда өч сәгатьлек эш бар.
Р Ә Ш И Т. Җәй бар, кыш бар, ашыгып, ни эш бар, дисең инде? Әллә җәйнең бер сәгате – ел туйдыра, дибезме? Минем уй эшне иртәгәгә калдырмаска иде бит әле. Эш көне тәмам, дисәң дә була, башланды гына әле, дияргә дә мөмкин. Үзебездән тора, егет асыллары.
Р Ә Ф И Т. Әллә инде. (Җилкә җыера).
Р Ә Ш И Т. Соң, барыбер үзебезгә эшләргә. Әле кичке тугызга кадәр диңгез кичеп, тау актарырга була. Бер-беребезгз ярдәм итми булмас. Бригада намусы да бар. Башка елларны бригадабыз колхозда урып-җыюны беренче тәмамлый торган иде. Ә безнең монда өч агрегат тик торачак.
Р Ә Ф И Т. Ярый алайса, тәвәккәллик. (Тимер-томырларны ала).
Р Ә Ш И Т. Киттек (Чыгалар).

Пәрдә.

Өченче пәрдә.
Дүртенче күренеш.

Шул ук машина-трактор мастерскоеның икенче почмагы. Сулы кечкенә чан тирәли ике эскәмия урнаштырылган. Чанга “Место для курения” дип язылган. Р Ә Ш И Т, К А М И Л, Р Ә Ф И Т керә.

Р Ә Ш И Т. Менә бит, егетләр, “тырышкан – тапкан, ташка кадак каккан”, ди. (Эскәмиягә утырышалар, тәмәке кабызалар). Я, сәгать ничә булды?
Р Ә Ф И Т (сәгатенә карап). Унынчы ун минут. Өч сәгатьлек эш, дигән идек, дөрес сукалаганбыз.
Р Ә Ш И Т. А то. Сузсаң, билгеле, көне буена да җиткерергә була. Иртәгә, картлар әйтмешли, Алла боерса, эшләтеп карыйм да – туп-туры басуга...
К А М И Л. Яңгыр гына китереп коймаса...
Р Ә Ш И Т. Авызыңнан җил алсын!

И С Л А М керә.

И С Л А М. Сез һаман мондамы ни? Ну үзем дә дөрес сиземлим соң. Мин әйтәм, Рәшит түзмәс, егетләрне үгетләп, бүген үк эшен бетереп куяр, дим.
Р Ә Ш И Т. Нигә үгетлим, ди? Безнең егетләр үзләре башлы. Кем кемне үгетләгәндер әле, анысын ачыкларга кирәк.
И С Л А М (кесәсеннән бер шешә аракы чыгара, эскәмиягә утырта). Тукта әле, мин әйтәм, честно булмас, болай үзем генә кәеф-сафа корып йөрсәм, егетләрне дә сыйлыйм.
К А М И Л. Ислам маладис ул, дус җанлы.
И С Л А М. Запчастька, дип алып барган идем, арзанга төшкәч, артыгы кайтты. Дүрт кешегә бер ярты әллә ни күп булмас. Менә кабарга бер кыяр, бер телем икмәк тә эләктердем. Хатын кырыла калды, мин бакча артлап сыпырттым. Ну, ничек, егетләр? (Тамак астына чиртә).
Р Ә Ф И Т. Һи, булдырабыз аны.
К А М И Л. Сыйлаганда, су эч, ди.
Р Ә Ш И Т. Нигә, эш бетте, инде уйнарга да ярый торгандыр. Иртәгә, комбайнны кабызып, басуга чыгасы гына калды.
И С Л А М (нидер эзли). Берәр савытыгыз бармы? Өйдән эләктерергә онытканмын, каһәр. Әлеге дә баягы, хатын, чәрелдәп, котны алды.
К А М И Л. Хәзер. (Чыга).
Р Ә Ш И Т. Чәрелдәргә хатының булгач, сөенеп кенә яшәп ят.
И С Л А М. Дә, Рәшит дус, сине тол калыр, дип кем уйлаган. Тик дөнья көтәргә кирәк бит әле. Ничек, өйләнергә исәп юкмы соң? Кайчан да булса барыбер...
Р Ә Ф И Т. Үземнең апаны бирәм мин аңа. Әнә, картаеп бетте фермасында. Егерме бише тулды инде, һаман кияүгә чыгарга уйламый. Ичмасам, җизниле булырмын.

К А М И Л керә, сүзсез генә уртага стакан утырта.

Р Ә Ш И Т. Ярар, егетләр, хәзергә бу урынсыз сөйләшү. Йолдызның түшәге суынып бетмәгән, ә сез...
И С Л А М (килешүчән). Я, мин болай гына. Үпкәләмә. (Шешәне ача, стаканга аракы коя). Әйдә, Рәшит, шуларны уйлаганда, тотып җибәр әле.

Р Ә Ш И Т эчә, кыяр алып каба, чәйни. Шул вакыт Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч белән милициянең участок инспекторы Ш А М И Л Е В керә.

Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч (Рәшиткә күрсәтә, тантаналы). Менә шушы инде миңа һөҗүм иткән бандит. Күрәсеңме, әле һаман эчеп утыра.
Р Ә Ш И Т. Эчсә ни, Безнең эш вакыты өч сәгать элек беткән. Шулай да без һаман эштә. Рәхмәт әйтергә кирәк.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Нинди “эш” белән шөгыльләнгәнегезне күреп торабыз. Шамилев, менә ышанмаган идең, үз күзләрең белән күрдеңме?
Ш А М И Л Е В. Күрүен күрдем, тик барыбер ачыкларга кирәк...
Р Ә Ф И Т. Ә нәрсә булган? Рәшит абый дөрес әйтә. Ислам запчастҗ алып кайтканда сәгать алты идее. Без эштән соң калып шуларны урнаштырдык. Эчүен дә әле генә эчте ул.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч (җикеренеп). Ә син, молокосос, дәшми генә тор! Чират сиңа да җитәр. Там разберутся. Әле пока свидетель булып кына барасың, ә тегеләй булса, сообщник итеп тә оформить итәрбез. Бар, юлыңда бул! (Исламга җикеренә). Ә син нәрсә карап утырасың?! Яхшы чакта тизрәк ычкын моннан! Синең белән разговор соңыннан булыр!
Ш А М И Л Е В (Рәшиткә). Әйдә, кузгал, киттек, анда тикшерербез, гаебең булмаса, чыгарырлар. Ә хәзергә гариза бар икән, мин сине өч тәүлеккә тоткарларга мәҗбүрмен. Җитмәсә, эчкәнсең, монысы начар.
Р Ә Ш И Т. Эчүен мин әле генә эчтем. Аннан, тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм. Эчү әле ул җинаять дигән сүз түгел. Урлап эчмим. Эш көне күптән тәмамланган. Үз, шәхси вакытым. Эшем биренә җиткереп башкарылган.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Кара, ничек сайрый! Ә миңа һөҗүм итүеңне оныттыңмы? Бая да эчкән идең син, алдашма. Менә егетләр шаһит. Дөресме?
К А М И Л, Р Ә Ф И Т (бергә). Әллә, без күрмәдек. Нәрсә сөйлисез сез?
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч (тавышын күтәрә). Әх, сез, молокосослар! Сүз берләштегезме?! Ә бригадир Хәлимне кайда куясыз? Ул бар бит әле. Ну, сөрхәнтәйләр, исегезгә төшерермен мин моны!
Р Ә Ш И Т (кызып). Нәрсә син монда җикеренәсең дә яныйсың, яныйсың да җикеренәсең әле? Каян килгән барин?! Кем исәбенә яшәгәнеңне онытма, син, председатель. Төкермә ашаган тәлинкәңә! Без үзебезнекен эчәбез, ә син көн саен то тантана, то юбилей – халыкныкын чөмерәсең! Әрәмтамак!
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Син үзең төкердең үзеңнең тәлинкәңә! Имеш, берәүнең хатыны үлгән, аярлар әле, кайгыма керерләр, дисеңме?! Тот капчыгыңны! Син генәме әллә хатыны үлгән кеше?!
Р Ә Ш И Т. Тукта яхшы чакта. Гөнаһка этәрмә!
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Хатының үлгәч, сиңа нәрсә эшләсәң дә ярый, дисеңме? Хатыныңны әйтер идем, рәхмәт әйтеп, баш иеп кенә эшләп йөрисе урында. Теле бик озын иде, үз башына ашкынган булган икән! “Балалар”, дип кызгандырма, тәрбияләргә көчең җитмәгәч, хәерчелек үрчетмәскә кирәк иде!
Р Ә Ш И Т (тешен кысып). Ах, син, пычрак җан! Кара йөрәк! Кагылма минем Йолдызыма! Үзе үлсә дә, йолдызы сүнсә дә, миңа нуры һаман килә әле аның! Рухы сине дә тыныч йоклатмый, күрәсең! Шушы сез пычраткан дөньяны аз булса да нурлап, ямьләп тора! Башкача яшисе дә булмас иде. Тик Йолдызым рухына синең пычрак телеңнән тап төшертмәм, хәшәрәт! (Бер сикерүдә аның янына килеп җитә, Фәрзи Даһиевичка сугып җибәрә. Анысы егылып китә).
К А М И Л. Ах, Рәшит, нишлисең син?!
Р Ә Ф И Т. Их, тормышыңа балта чаптың!
Ш А М И Л Е В (кискен). Бакиров, стоять! (Рәшитнең өстенә сикерә, кулын каера башлый).
Р Ә Ш И Т (кинәт тынычлана). Я, я, бетте. Кызып кителде. Я, кулга алыгыз инде. Күпме тырыштыгыз, морадыгызга ирештегез. Өмет йолдызым сүнде. Балалар гына ңәл. Әниләре үлде, әтиләрен төрмә көтә. (Күккә карый). Гаҗәп, әнә, әле караңгы төшмәсә дә, сөйгәнемнең йолдызы калыккан. Хуш, Йолдызымның йолдызы! Һич югы син сүнмә. Хәер... Син дә бәлки берничә миллион ел элек сүнгәнсеңдер. Бары ялган яктың, алдаткыч нурың гына төшәдер. Гаделлек төшенчәсе кебек. Кызык: бер үк вакытта барсың да кебек, йолдыз, шул ук вакытта юксың да. Кеше гомере дә шулай. (Үз алдына). Юк, мине болай гына сындыра алмассыз. Йолдызым булмаса да, аның сөюе нуры бар, күңелемнән ул һичкайчан китмәс. Мәхәббәтебез җимешләре – балаларыбыз бар. Алар хакына түзәрмен. Тик якты рухына тап төшерттермәм.
Ф Ә Р З И Д А Һ И Е В И Ч. Я, я, күп сайрама. Әйдә, участковый, үз эшеңне бел, нәрсә карап каттың?!
Ш А М И Л Е В (киснәт ачулы). Мин үз эшемне белермен, сез дә үз урыныгызны белегез. Кысылмавыгызны сорыйм. (Рәшиткә, йомшак тавыш белән). Я, атла инде, ботканы пешергәнсең икән, хәзер ашарга да кирәк. (Чыгалар).

Башкалар, башларын иеп басып, торып калалар. И С Л А М тиз атлап эскәмия янына килә дә, бер стакан тутырып аракы сала, “голт-голт" эчә башлый. Чәчи. Кинәт, утыра да, йөзен куллары белән каплап, елап җибәрә.
Пәрдә.

Ө Ч Е Н Ч Е Б Ү Л Е К.
Өченче пәрдә
Бишенче күренеш

Судның утырышлар залы. Өстәл артында судья, секретарь, ике халык утырышчысы, югарыда телгә алынган катнашучылар, сакчы милиционер. Р Ә Ш И Т сак астында.

С У Д Ь Я. …Фикер алышулар тәмам. Гаепләнүче Бакировка соңгы сүз бирелә.
Р Ә Ш И Т (торып баса). Минем әйтер сүзем күп түгел. (Пауза). Гаеплемен. Пычрак эчендә йөзеп, буялмый калып булмыйдыр ул. Кемдер, буялмам, дип уйлап, тыныч кына читтә яшәргә, читтә калырга уйлыйдыр. Тик бу мөмкин эш түгел. (Пауза). Соңгы сүз икән – соңгы сүз. Ике үтенечем бар. Авылдашлар, туганнар! Улым белән ике кызымны балалар йортына бирдерттермәсәгез иде. Кайткач, үзем карап үстерәчәкмен. Инде икенчесе. Соңгысы. Гармунымны бирегез әле. Йолдызга соңгы тапкыр уйнагач, башка кулыма алмам, дигән идем. Антымны бозам, тик беренче һәм соңгы тапкыр.

Кемдер гармун китереп бирә. Р Ә Ш И Т уйчан гына уйный, җыр башлый.

Күктә йолдызлар бихисап,
Син, йолдызым, бер генә.
Елмаюың моң-наз тулы,
Күз карашың сер генә.

Кушымта:
Юлларны язмыш аерды,
Төзәлмәс яра салып.
Сөйгән ярым, калдың бары
Сагышлы җырым булып.

Нигә сүндең, нигә киттең
Ерак йолдыз артына?
Сулып барган чәчәк төсле,
Тартылам мин яктыңа.

Кушымта.

Күктә йолдызлар сүнәдер,
Каладыр безгә нуры.
Сынауларда дөрес юлны
Күрсәтсен миңа рухың.

Кушымта.

Күңелдә өмет сүнмәсә,
Яшәргә көч табылыр.
Сүнгән йолдыз урынына
Яңалары кабыныр.

Кушымта.

Җырның соңгы аккорды белән пәрдә ябыла. Пәрдә алдына И К Е К Е Ш Е чыга. Сөйләшә-сөйләшә, сәхнәнең бер ягыннан икенче ягына таба баралар.

Б Е Р Е Н Ч Е К Е ШЕ. Рәшитнең суды ничек бетте соң? Акламадылармы?
И К Е Н Ч Е К Е ШЕ. Кая аклау! Өч ел бирделәр.
Б Е Р Е Н Ч Е К Е ШЕ. Ярый өч ел белән генә котылган. Күбрәк чәпәсәләр дә, берни эшләр хәлең юк. Хәзер көчленеке замана.
И К Е Н Ч Е К Е ШЕ. Анысы шулай. Өч ел үтәр ул. Тик күңелендә кешелеклелек нуры гына сүнмәсен. Бар тормышы алда әле. Өметне өзмик. (Чыгалар).

Б Е Т Т Е.

9-20.05.1994 ел.
13.06.-2.07.2018 елда бераз төзәтмәләр кертелде.

Добавить комментарий