Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сәер хәл...

Дата написания: 
13 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Сәер хәл...

Сәер – кара карга күрә калсам,
Кара-каршы хисләр уяна...
Тик аларны мондый төскә Алла,
Үзе сайлап, үзе буяган!

Кара – кайгы төсе, әмма монда
Ни гаебе бар соң аларның?..
Агы булгач, тиеш карасы да...
Очы-кырые юк уйларның...

Күктә кара карга очса, адәм
Ләхәүләне искә төшерә!
Кеше үлеп китсә, өй эченә,
Тасмаларга кара төс керә...

Әйе, карга матур кош та түгел,
Мактап беркем әйтмәс, сорасаң...
Бардыр инде зыян-зарарлары...
Юкмы алар кемдә, уйласаң...

Файдасы да бардыр, төгәл белмим...
Белсә белер галим-голамә,
Тавышлары ямьсез, диләр, булсын...
Түгел ләса алар сәхнәдә...

...Тәрәзәдән күрәм, инде уянганнар,
Туйдырадыр, ахры, тамагын...
...Алар зарын – “кар-кар”ларын тыңлап.
Таратыймчы мин дә аһ-зарым...

Менә алар, шәп-шәп ары-бире атлап,
Җим эзлиләр куе үләндә –
Үзләренчә нидер карлашалар.
Ни уйларга белмим, күрәм дә...

Куркытыйммы, әллә йөрсеннәрме,
Өем янәшендә, тирәләп?
Миңа алар зыян-зарар салмый,
Зарым алыр бәлки бик җәлләп...

Әмма алар мине күрү белән,
Күтәрелеп, очып киттеләр,
Әмма: “Кайгы кемдә юк ул, кара!
Кайгы үтә, якты дөнья кала!”, –
Дип тетмәмне дәррәү теттеләр!

Кара болыт сыман кара карга
Офыкларга китеп югалды.
Җанымда да җиңел булып калды...
Кара кайгым бераз таралды –
Сәер – кара каргалар алды.

...Бәлки җәй, көз, хәтта салкын кышта,
Йөреп алар безнең арада,
Чит кайгыны алып үзләренә,
Әйләнгәндер шулай карага?
12-13.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сәер хәл... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 315-316 бб.