Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Дога

Дата написания: 
02 апреля 1996
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Дога

Безнең буын динсез, денсез үсте,
Телебезгә шайтан төкергән.
Заман безне “Иман” диеп түгел,
“Ленин” исеме белән өшкергән.
Бәхетемә, ахры, Иман нуры
Бабамнардан килә, нәселдән.
Кулга Корьән, дисбе тотмасам да,
Тәңре хисен куймыйм күңелдән.
...Йөрәгемнән чыккан һәрбер җырым
Саф хисләрдән генә ярала.
Шигырь-җырым, изге дога булып,
Явызлыктан, зинһар, арала.
2.04.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Дога. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 35-36 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Дога. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 120 б.