Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Син үзең... (Ты сама...)

Дата написания: 
31 октября 2018

Инсур Мөсәнниф
Син үзең...

Берәр бәйрәм җитте исә,
Миңа бүләк бирәсең...
Мин сөенсен, шатлансын дип,
Йөрисеңдер, күрәсең...

Яңгыр яуса, болытларны
Куарга да әзерсең:
Бер тамчысы төшмәсен, дип,
Җил чакырып йөрерсең.

Эссе кояш кыздырганда,
Киресенчә, болыт син –
Торыр идең баш очыма
Җиләс чатыр корып син!

Ни уйласам, бар уемны,
Әйтерсең лә, беләсең:
Мин сызлансам – сызланасың,
Мин көлгәндә көләсең...

Бик теләсәм, барган юлым
Күмәр идең гөлләргә!
Әйләндерер идең хәтта
Төннәрне дә көннәргә!

...Кирәк түгел миңа берни,
Андый түгел теләгем...
...Бәйрәм җитсә, бүләк ташып,
Талдырмачы беләгең!

Һич кенә дә, бүләк көтеп,
Ярсып типми йөрәгем.
Минем өчен син үзең бит...
Үзең язмыш бүләге!
28-31.10.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Син үзең... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 265-266 бб.