Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

САЛКЫН (ХОЛОД)

Дата написания: 
15 января 2023

Инсур Мөсәнниф
САЛКЫН

Гыйнвар, гыйнвар….
Тышта салкын
Нибары ун...
Тик күшегәм.
Йөрәгемне илле, алтмыш... җитмеш
Градуслы салкын өшетә.

Тыштагы бу каты салкын һич тә
Йөрәгемне
алмый туңдыра.
Салкынлыгы...
каты бәгырьләрнең
Җанны шундый бозга калдыра...
15.01.2023