Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әле нәкъ яшьнәр чагым

Дата написания: 
19 августа 2016

Инсур Мөсәнниф
Әле нәкъ яшьнәр чагым
Мечтать не вредно.
Рус халык әйтеме.

Әй, елларым, артыгыздан
Сез мине чакырмагыз.
Сезнең дә бит чигегез бар,
Бик җитез юрттырмагыз.

Алтмыш якта алтмыш эшем
Өелеп яткан чагы;
Таралышкан фикерләрнең
Кирегә кайткан чагы.

Килми калмас әле наз да,
Ачармын киң кочагым!..
Алтмыш яшь ул – иң шәп чаклар,
Әле нәкъ яшәр чагым,
Әле нәкъ яшьнәр чагым!
19.08.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әле нәкъ яшьнәр чагым. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 181-182 бб.