Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ХУШ – ИСӘНМЕ... (6.09.-12.12.2022)

Дата написания: 
12 декабря 2022

Инсур МӨСӘННИФ
ХУШ – ИСӘНМЕ...

Йорт алдымда каен үсә,
Берәү түгел, берничә.
Бүген тагын исәнләштем,
Хушлашкан идем кичә.

Бәхиллегем бирәмен дә
Шушы ап-ак каенга,
Төнен ятып, күзем йомам,
Уем борып уенга...

Иртәгәсен күрмәсәм, дим,
Каеннар, дим, каласыз,
Уянсын, дип, теләк теләң,
Минсез ятим бала сез!

Миннән башка беркем сезне
Күрми һәм дә уйламый!
Янәсе дә, үсә инде,
Җил-давылга карамый...

Мин әлегә исәнмен бит,
Алда тормыш – имтихан.
Сез дә төнне исән чыгың,
Бирәм хәер-фатихам!

Мин – каенга, алар – миңа
Бу тормышта терәкбез!
...Без барыбер бу дөньяда
Кемгәдер бит кирәкбез...
6.09.-12.12.2022