Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Без кемгә кирәк?

Дата написания: 
24 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Без кемгә кирәк?

Без кемгә кирәк? Мин кемгә хаҗәт?
Ел саен миннән салым
Көткән иксез-чиксез дәүләткәме?
Илдә арттырып золым,
Ай саен хак ”үстергән”
Убыр ЖеКаХа-үләткәме?
Син кемгә кирәк?..
Әй, Адәм заты!
Син бүген кирәк – эш-хезмәт аты!
Ә көчең бетсә, кирәгең юктыр,
Чыдамасаң, асылын һәм атыл!
Кемдер бөтенләй бахыр,
Кемдер чит-ят хәтта якынына...
Без барыбыз да, ахры,
Бердәнбер олуг затка – чынында
Аллаһка гына якын:
Чакырып ала да үз янына,
Кемлегеңне дә һич сорап тормый,
Берсен дә, тиргәп, кире кайтармый,
Орышмый, закон белән куркытмый,
Йодрык төйнәп, акча да сорамый...
Безне жәллидер – ...кирегә бормый...
27.12.2017-24.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Без кемгә кирәк? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 202-203 бб.