Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сабантуйга кайткач

Дата написания: 
12 июня 2015

Инсур Мөсәнниф
Сабантуйга кайткач

Исән булгач, тагын җыелдык без
Шушы матур, җиләс акланда.
Күңел ачыйк, бер күрешик, диеп,
Бар туганнар, дуслар кайтканнар.
Гомер үтә шулай, яшь тә бара инде,
Чал чәчләр да арта чигәдә.
Әмма туган авыл сагындыра,
Яшь булса да барыбер ничәдә.
Гомер ни, ул – үтә, бар эше шул,
Әмма бары бәхет китерсен.
Яшьтәшләргә карап, картайма син,
Оныкларга карап яшәр син.
Еллар алышыныр, сабантуйлар
Җыяр әле тагын күп тапкыр.
Суындырмаң эзне бу авылга,
Сукмаклары булсын тап-такыр.
12.06.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сабантуйга кайткач. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 1623 б.