Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тоткын тулпар

Дата написания: 
15 июля 2021

Инсур Мөсәнниф
Тоткын тулпар
Озак торды атым, чапмады...
Рәис Ханнанов, “Озак торды атым, чапмады...”

Озак торды тулпар, чапмады,
Бары башын гына чайкады.
Читлектәге тоткын-бичара
Бер урында ярсып таптанды...

...Китерде күз алдына шулчак
Шау чәчәкле иркен аланны...
Ярсып-ярсып тагын кешнәде,
Ватып чыгар булып аранны...

Ә араны – түгел киң алан...
Идәннәре бетон... Таш дивар...
Күптән кипкән яше күзендә,
Елар иде, үксеп, бик елар...

...Китерде күз алдына тагын
Үзе кебек матур чаптарны...
Кайтар иде шул бер кайгысыз,
Иң бәхетле гүзәл чакларны...

Аланнарга чыгып, дулый-дулый,
Их, чабасы иде, чабасы!
Бары мизгел... әмма дуларга
Чараларын кайдан табасы?!

...Озак торды тулпар, чапмады...
Башын гына ярсып чайкады...

Түзми сагыш давылларына
Хәтта төрмә-дивар чайкалды...
13-15.07.2021.