Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Калдың бары хыял булып
Сөю диңгезенә чумдым,
Үзәкләрем өзелә.
Җавапсыз булса мәхәббәт,
Кем саргаймый түзала.
Сагыш диңгезенә чумдым,
Йөрәккәем, түз генә.
Сине уйлап көн һәм төннәр
Бер-бер артлы тезелә.
Сагыш сарылары кунды
Һәрчак көләч йөземә.
Сап-сары төсләргә керде
Мин күз салган көзге дә.
...Гомер үтә, көзем җитә,
Богаулы йөрәк сызлый.
Калдың бары хыял булып
Яшьлегемдәге кызый.
14-18.07.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Калдың бары хыял булып. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 72 б.