Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Халык улы (Габдулла Тукайга багышлана)

Дата написания: 
11 апреля 2016
Заметка: 

На картинке годы жизни надо читать "1886-1913".

Инсур Мөсәнниф
Халык улы
2016 елның 26 апрелендә Г.Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулды

«Асрамага бала бирәм,
Йә, кем ала? Асрама…»
Моңа кадәр, аннан соң да
Ниләр күрми бу бала…
Ниләр генә күрми башы,
Ашы – нужа калачы.
Туган көннән сигез елда
Урап чыга «дөнья»ны.
Сигез елда сигез авыл,
Гаиләдә яши ул.
Еракларга китә дә ул,
Кире кайта дәхи* ул.
…Ата-ана кочагында…
…Күрше карчык Шәрифә…
…Бераз вакыт – үги ул да...
…Өчиле, дәү әтидә…
…Асрама ул зур Казанда…
…Дәү әтисе, Өчиле…
…Була данлы шул Кырлай да…
Соңрак Җаек** – үз өе…
Халык сөйли аңа зарын,
Бүләк итә моңнарын.
Халык зары, халык моңы
Чиртә йөрәк кылларын…
Тукай, дигәч,
Күз алдына
Баса татар милләте.
Шуңа да бит аны белә
Бар мөселман өммәте.
Чынында бит халык… алган
Асрамага Тукайны.
Шуңа да ул бүген – бөек,
Зур халкының зур улы.
8.04.2016.
*Дәхи – яңадан, тагын да.
**Җаек – Уральск шәһәренең (бүген Казахстан территориясе) 1775 елга кадәрге исеме.
8.04.-21.06.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Халык улы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 175-176 бб.