Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яңгыр... Сөю...

Дата написания: 
10 июля 2008

Инсур Мөсәнниф
Яңгыр... Сөю...

Яңгыр
Хәтта колаклар пешәрдәй,
Эссе томра көн килде.
Дымга сусаган чәчәкләр
Әлсерәп, башын иде.

Каян чыкты кара болыт —
И койды, койды яңгыр,
Яшьнәде ялт-йолт яшен,
И күкрәде күк ярсып.

Яуды, яуды да үтте,
Әйтерсең лә, булмаган...
Агачларны җиргә иеп,
Җил-давыл котырмаган.

Тик дөнья, яңа тугандай,
Алды иркен, киң сулыш.
Яңа гомер бирү өчен
Яңарды җирдә тормыш.

Сөю
Сары сагыштан үләрдәй,
Җавапсыз сөю килде.
Сөю көтмәгән бу йөрәк
Чыгардай булып типте.
Кайдан гына очрадың соң —
Әллә язмыш шул микән?
Унсигезем дә бит инде
Өч тапкыр үтеп киткән.
Эзләде сине күзләр,
Йомылды аннан арып.
Барганда үтеп гомер,
Сөюгә, имеш, тары...
Моңа кадәр үткән гомер,
Әйтерсең лә, булмаган...
Ярты гасыр, пыр туздырып,
Дөнья куып узмаган...
Тик нигә сине күргәндә,
Кысыла соң ник сулыш?
Сөюең булса җавапсыз
Шөкәтсез... ямьсез тормыш.

Җил-яңгыр үтте-китте.
Тере суга туйды җир.
...Сөю үтмәде. Мин киптем.
Җан өрерсең. Бары кил.
10.07.2008.

Добавить комментарий