Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Хыял йөртәдер кешене...

Дата написания: 
12 апреля 2021

Инсур Мөсәнниф
Хыял йөртәдер кешене...

Хыялларым канат кага әле:
Алдадыр шатлыклар тоясым!
Баема тик, өметем Кояшы,
Бардыр бит ал нурлар коясың...

Күңелемнең бар үҗәт чит-ятлар
Үрмәли алмаган кыясы,
Очлары тиядер болытларга,
Ә анда Чал Бөркет оясы.

Җимерәм, дип, әрсез һәм сөмсезләр
Омтылып карыйлар – юк, димим...
Хыялларым алга алып очсын,
Җитмәсен бернинди ук, димен.

Арусыз, дип әйтмим, тик ялсыз
Йөрәгем тибәдер риясыз;
Җирдән Айга, хәтта Кояшкача
Кочагым – бар дөнья сыясы.

Хыялсызлар – алар канатсыз кош...
Канатлымын – күккә ашкынам:
Каурыйларым көчен югалтыр, дим,
Туктасам да азга, чак кына!

Хыялларым һәрчак алга әйди,
Килмидер һич кенә тыясым –
Кеше бит шундый зат, тынгысыз –
Һич яши алмыйдыр Хыялсыз...
12.04.2021.