Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тынарсыңмы, йөрәк?

Дата написания: 
22 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Тынарсыңмы, йөрәк?

Бу язмыш тагын бер кат
Сыныймы, белмим инде...
Шушындый гүзәл кызны
Соң, ничек сөймим инде?!

Зур гөнаһ – ятны сөю...
Йөрәгем тынарсыңмы?
Үзеңә читтән карап,
Акылың тыңларсыңмы?

Мәхәббәт яшь чакта, ди,
“Була ул картларда да”.
...Карт булу әле бер хәл,
Карата ятларга да...

Язмышка дәшәм тагын:
“Әллә син сыныйсыңмы?”
Үземне орышамын:
Әллә син сабыйсыңмы?
Әллә соң самыйсыңмы*?

Юләрлек түгел бу, юк,
Бу – яшьлек хисе генә...
...Омтыла йөрәк бары
Юләр чак – яшьлегенә.
* Самый (типтәр; диалект) – юләр, тиле, тинтәк, дивана, ахмак.
2008-19-22.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тынарсыңмы, йөрәк? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 154 б.