Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Эскәмия

Дата написания: 
29 января 2020

Эскәмия

Ишек алда – эскәмия...
Күп нәрсәгә шаһиттыр...
Ул үзе дә күршедәге
Чибәр кызга гашыйктыр...

Күпне күргән, күп сер белә,
Барсын таный йөзеннән...
Син дә анда утырдың бит,
Кышларын да, көзен дә.

Күрше-тирә, җыелышып,
Утырдыгыз сөйләшеп,
(Бәлки бераз ләчтит сатып)...
Гөрләшеп һәм гапләшеп.

Әмма уза барысы да,
Юктыр кире кайтасы...
Эскәмия дә тузды шул...
Күптән сынды тактасы.

Анда инде – яңа такта...
Өр-яңадан буялган...
Каршыдагы каеннан да
Бары ялгыз төп калган...

Синең урын да буш хәзер...
Утыручы юк аңа...
...Минем урын кайчан бушар?
Белә моны бер Алла...

Теге дөнья бар, диләр бит,
Эскәмия дә бардыр...
Тәмугтамы, оҗмахтамы,
Шунда җаннар очрашыр...
Ышанамын, очрашыр!..
29.01.2020.