Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

САЙЛАДЫ...

Дата написания: 
16 марта 2024

Инсур МӨСӘННИФ
САЙЛДАДЫ...
Шаян хикәя

Әхмәй карт көне буе давлинҗә белән интекте. Бер куш уч дару ашап бетерде. Тәэсире әллә ун минутка җитә, әллә юк, тагын аяк-кулы калтырый башлый. Белә ул, шту бүген Сайлау көне. Кемгәдер, ну, сайлау комиссиясе рәисләренә, членнарына хәтта бәйрәм дә әле ул, чөнки бер капчык акча бирәләр, белмәс иде, яшьрәк чагында үзе дә шул тирәдә чәбәләнде. И-и-и, ул югарыдан кушканнарга җитмәгән тавышларны тиешенчәгә җиткерү өчен маз булалар иде! Ярый, үпкән-кочкан җилгә очкан, дигәндәй, булгандыр инде. Хәзер дә шулдыр инде, халык әйтмешли, чир китәр, гадәт китмәс. Бер влач алгач, аны бирәләрме ни инде ул! Тот капчыгыңны!
Шулай да, сайлау бетәргә ике сәгать калгач, киенеп бетеп, ишек тоткасына тотынды. Болай озакка да сузылмас иде, тик менә ботинкалары бавын бәйлим, дип, ярты сәгать маташты. Галуш киеп бармассың бит инде, карт, дигәч тә! Бил бирми генә бит, каһәр төшкере! Бичәсе исән чагында ул булыша иде, кәнишне, китте бит ташлап, хәтта сайлаулар хакында онытып. Урамга чыккач кына исенә төште: сайлауга ашыгам, дип, таягын өйдә онытып калдырган, имеш, аны кире кереп алды, юлым уңсын, дип, көзгегә телен дә күрсәтте әле, халык шулай куша бит. Урамга чыккач, үпкәләрен тутырып, бензин, солярка төтеннәре тулы һаваны кинәнеп иснәде дә, сайлау участогына юнәлде. Бер сәгать тә унбиш минутта җилтерәп барып та җитте, өч йөз метр ара күпме ни ул Әхмәй карт кебек егетләргә!.. Шул егетлек инде, сайлатучыларны өенә чакыртырга ул әле төшеп калганнардан түгел! Берәр 18-20 яшьлек кыз булсамы!.. Билен таптатыр иде... Ай, Алланың әллә каһәре, әллә рәхмәте, әллә нәрсәләр искә төшә икән ул сайлау көнне...
Таягына таяна-таяна, сайлау участогы ишеге тупсасын атлап керде. Күзе тәүдә үк погонлы кешегә төште (шунда ук 60 ел элек нәнәсе өйрәткән дога исенә төште, вәт бит, әй: «Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләһ»). Арытаба бишме, җидеме өстәл артында утыручы кызларны күзеннән кичерде. Болай ничауалар! Ишеккә иң якын утырганы аеруча котырткыч иде, шунсын сайлады һәм аның янына юнәлде. Тагын карчыгы исенә төште, ул да шундый матур иде, ну, яшь чагында, их! Массажны шундый оста ясый иде, шуңа Әхмәй карт сиксән яшенә кадәр билнең кайда икәнен дә белмәде.
Ниндидер фамилияләр каршына имза салып утырган кызыкай, эшеннән аерылып, башта паспортын сорады, аның фамилиясе каршына инде күптән шушы документ саннары язылган урынны чагыштырып карады, дөрес! Димәк, барысы да әзер, имза куясы гына бар, ну, кем куйса да була инде, килеп йөрисе дә булмаган! Әхмәй карт телгә болай оста ул, биле сәпсим тотуына карамастан, шаяртырга булды да, кызыкайдан:
– Кызым, кара әле, минем карчык сайлады микән, белергә буладыр бит? – дип сорады.
– Хәзер, бабай, хәзер карыйбыз. Әйе, әйе, менә кул куйган. Әллә, бабай, аймылыш булдыгызмы?
– Юк, кызым, ул унбиш ел элек үлгән иде, әмма һәр сайлауда, килеп, сайлап китә, тик һич тә очрата алмыйм, ә бик тә күрәсем килгән иде, – диде.
Кызның күзе маңгаена ук менмәде, тик коты ботына төште кебек. Бу бит... Бу бит... Ботына, диген...
– Син, кызым, бик курыкма, һәр хәлдән чыгу юлы бар, керү юлы бар, – дип Әхмәй карт инициативаны үз кулына алды. Кызы чибәр бит, каһәр, күрәләтә ничек төрмәгә утыртасың инде! Бишме, алтымы егете дә бардыр әле, хәлбуки Русиядә ун кызга бер егет туры килсә дә! Ну, бер-икесе начанстводыр инде... Үзе яшь чагында шул тирәдәрәк чәбәләнгәч, бераз чамалый... Ярый, ул яклап саграк булырга, телеңне тыярга кирәк, әнә бит, урыс та “кто прошлое помянет, тому глаз вон”, ди. Монда глаз гына түгел, икесе дә вон булырга мужыт, Аллам сакласын!..
– Ярый, кызым, булган – булган инде, тавыш чыгармам, тик син дә тавыш чыгармый гына сайлаудан соң мине озатып куярсың, яме? – дип, карт шундый шарт куйды. – Хотя үзем көтеп торырмын, билемнән тотыштырып, өйгә илтеп куярсың, югыйсә мин кайтып җитә алмам ул, бил тәмам тотты, ботинка бавын да чак-чак бәйләгән идем, – диде Әхмәй карт.
Кыз чиксез шатланып:
– Ярар, бабакаем, ярар, илтеп куярмын, ничек инде ветераннарга ярдәм итмисең, сез бит илнең терәге, бүген олигархлар талаган бар нәрсәне сез булдыргансыз! – дип шунда ук ризалашты. Менә бит, Әхмәй карт белми укымаган, “Тел Римгә кадәр алып барып җиткерер”, – дип. Алла боерса, бүген дә өенә исән-имин кайтып җитәр әле. Тагын бер хыялы да туып тора. Бәлки, биленә массаж да ясар әле... Бик игелекле матур кызыкай бит, олыларны рәнҗетмәс...
16.03.2024