Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Йөрәк өянәге

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Йөрәк өянәге
Хикәя

Шифаханәнең баш табибы Әрдиев соңгы вакытта аптырашка калды. Шифаханәгә берәмләп тә, төркемләп тә урындагы эреле-ваклы җитәкчеләр дәваланырга кереп тулды. Барысының да диагнозы — йөрәк өянәге. Аптырарлык та шул: ачлы-туклы, очын-очка чак ялгап яшәгән, сәгатьләр буе чиратларда торган, кибеттән кибеткә арзанрак хакка әйбер эзләп чапкан, ике-өч ай хезмәт хакы ала алмаган, нервылары соңгы чиккә җитеп киеренкеләнгән гади халык түгел, ә тук тормышлы җитәкчеләр авырый. Әллә бу төр авыруларга «кибеттән кибеткә чабарга», дип рецепт язаргамы? «Хәрәкәттә — бәрәкәт» дип халык белми әйтмәс. Тик Әрдиев бу авыруның телевизордан тапшырылган бер рекламадан соң башлануын белми иде шул. Ә барысы да база мөдире Хәбировның кирәкле кешеләргә телефоннан бер шылтыратуыннан соң башланды.

Базага вагоны белән арзанлы ит консервасы кайтып төште. Үзе чит илнеке. Кемгә шылтыратсын соң инде Хәбиров, язылмаган канун буенча, шул «кирәкле кешеләр»гә шылтыратмый? Бераздан «кирәкле кешеләр»нең шоферлары килеп тулды, тартмалап та, уптым да алдылар — җитәкчесенең комарлыгына карап инде. Башка таныш-тонышларга да өлеш чыкты. Билгеле, исем өчен бер-ике тартма кибеткә җибәрделәр — ашасын, әйдә, гади халык та. Заслужили.
Ит консервасы болай ару, тәмле генә булып чыкты. Чит ил капиталистлары эшли белә инде ул, тизәктән дә кәнфит әвәлиләр. Итле консерваны аш белән дә, табада кыздырып та ашадылар, кунак-мазар килеп төшсә, табынның иң уртасына куйдылар. Нигә, алар башкалардан киммени?! Ким булу кайда, хәтта артык та әле.
Арзанлы чит ил консервасы ашалып бетүгә, телевизор экраннарында: «Ваша киска купила бы вискас!» дигән реклама күренә башлады. Йөрәк өянәге кизүе әнә шулай башланды. Тик Әрдиев моны белми иде әле.
...Әрдиев эшеннән кайтып тамак ялгагач, кәнәфигә кырын ятып, телевизорны кабызды. Бик матур тапшыру бара иде. Тик бераздан күңелле көй астында мәчеләр чабыша башлады. Хуҗалары аларны ит консервасы белән сыйлый икән. Шунда Әрдиевның колагына «вискас» дигән таныш исем килеп керде. Аннан матур итеп эшләнгән савытын да күрсәттеләр. Әрдиевның хатыны әле кичә генә суыткычтан соңгысын алып аш пешергән иде. Аһ! Әрдиев кинәт, йөрәген тотып, бөгелеп төште, шифаханә палатасында яткан таныш йөзләр күз алдыннан үтте. Әх, явызлар, яхшылыкның кадерен белмәүчеләр, әйтмәделәр дә бит, ичмасам... Хәер... бер уйлаганда, нинди район түрәсе сиңа: «Мәче консервасы ашаганны белеп, гарьләнеп, йөрәк өянәге тотты», — дип сөйләп йөрсен инде. Һы-һ! Әрдиев һушын югалтты. Бераздан, яман сызгыртып, «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте, шулай ук, ачы сызгыртып, хастаханәгә таба чапты...
Инде азрак хәл ала башлаган авырулар аны:
— Пароль?—дип каршы алдылар.
— ВККВ — ваша киска купила бы вискас, — дип хәлсез генә җавап бирде Әрдиев.
— Үт, әйдә, үт, үзебезнең кеше, — дип палата ишеген ачтылар
Ә Хәбиров икенче көнне «үз теләге» белән базадан эштән киткән иде инде.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Пароль — ВККВ. Юмореска. "Өмет", 31.03.1998, №35.
2) Мөсәнниф Инсур. Йөрәк өянәге. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 166-168 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Йөрәк өянәге. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 66-67 бб.