Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сакчы

Дата написания: 
01 января 2022

Инсур Мөсәнниф
Сакчы
...Таң да ата, мин йокламыйм әле,
Күземдә юк йокы тамчысы.
Тынгы бирми Сезнең өчен көю,
Борчуларның ачы камчысы.

Барлык дөнья талган йокыларга,
Сабыйлар да йоклый, өлкәннәр...
Тик яхшы төш керсә иде сезгә,
Чынга ашса иде көткәннәр.

...Бер мин, ахры, уяу сакчы кебек,
Ары-бире йөрим тынгысыз.
Һәм үземчә дога укыйм сезгә:
– Тыныч булсын, – диеп, – йокыгыз!

... Йоклый дөнья, Тик Җир яши әле –
Сулыш ала – кайда вулкан ата...
Кешеләр дә иртән уянырлар...
Яңа өмет белән таң ата...
1.01.2022, 5.01.2022.