Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Чират кемдә?

Дата написания: 
15 апреля 2015

Инсур Мөсәнниф
Чират кемдә?

Ята иде кечкенә таш
Олы юл уртасында,
Берсенә дә тими иде -
Беркем юк кайгысында.
Тик эләкте тәгәрмәчкә,
Анысы... ары атты.
Килеп тиде тәрәзенә
Арттагы “корыч ат”ның.
Арытаба ни булганын
Сүрәтләү дә коточкыч –
Ике кеше арасында
Китте ызгыш һәм сугыш.
...Ә таш ята юл өстендә,
Беркем юк кайгысында.
Тормыш юлы... Инде “бәхет”...
Елмаер кайсыбызга?
15.04.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чират кемдә? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 162 б.