Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ӘНКӘЙЛӘРНЕҢ ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТЕ

Дата написания: 
08 марта 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ӘНКӘЙЛӘРНЕҢ ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТЕ

Сәфәр чыксам, әнкәй, мәрхүмәкәй,
Әйтә иде миңа карап бер:
«Юлда, улым, төрле кеше очрый,
Алдың-артың, зинһар, карап йөр».

Тагын өсти иде: «И Илаһым,
Дошманнарга рәхим-шәфкать бир...»
«Кеше ризыкларын насыйп итмә,
Хәләл ризык, хәләл нигъмәт бир»

Әнкәйләрнең үгет-нәсыйхәте,
Саный китсәң, алар бихисап...
Искә алып узу зыян итми,
Кичен ятсак, иртән уянсак...

Һәм аларның теләк, догалары
Гомер буе озата баралар.
Ана өчен Җирдә иң газизе –
Үзе тапкан, баккан балалар.

Тели иде әнкәй бик күп теләк...
Онытылган инде кайберсе...
Начарлана бара еллар саен,
Нишләтәсең инде хәтерне...

«Сала күрмә зыян кешеләргә,
Ятим, көчсезләрне какма син:
Олыларны олы итә бел син,
Кечеләрне, балам, якла син.

Яклаучысыз гарип-горәбәдән,
Бик килсә дә әгәр көләсең...
Көлә күрмә, балам, алар да бит
Безнең кебек Алла бәндәсе».

Бу тормышта кайчак, шушыларның
Нәкъ киресен генә күрәсең...
Шундый нәсыйхәт һәм үгет теләр
Әнкәләре юктыр, күрәсең.
Яки булмагандар берәрсе...
19-25.11.2023, 15.02-8.03.2024.