Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шайтан таягы

Дата написания: 
09 августа 2020

Инсур Мөсәнниф

Шайтан таягы

Бүген төштә бик зур кырда йөрдем,
Бихисап күп матур чәчкә күрдем!

Берсен өзим, диеп, мин үрелдем...
Шайтан таягына... аһ, төртелдем...

Авыртудан әрнеп, уяндым да,
Як-ягыма сакчыл карандым да,

Мондый төшкә бераз сәерсенеп,
Чуалтмыйм, дип, хәтер җебен,

Тырышсам да искә төшерергә
Хуш исләрен һәм дә исемен дә

Күргән барлык матур чәчәкләрнең...
Тик, юк, булмый! Басты үрә чәчем!

Нык чәнечкән – истә калган бары...
Бердәнбер шул явыз җен таягы!
09.08.2020