Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Көнчел күрше

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Көнчел күрше
Хикәя

Дөньяда төрле кешеләр була. Моны барысы да белә. Ә менә төрле күршеләр булуын барысы да белеп бетерәме икән? Ай-һай... юктыр. Менә мин дә, яңа, тугыз катлы йортка күчкәнче, күршеләр гел әйбәт, ярдәмчел, эчкерсез буладыр, дип уйлый торган идем. Баксаң, аларның да көллесе һәм төрлесе була икән. Шулай да, төрлесе булса булсын, тик көнчеле булмасын икән.

Без яшәгән өченче кат мәйданчыгында ике күршем чын мәгънәсендә кеше булып чыкты. Ә менә өченчесе — Вахит дигәне көнчеллеге белән мине шаккатырды. Булса да була икән көнчелләр! Сезнең андыйны күргәнегез дә юктыр әле... Һәм күрергә дә язмасын. Ә очрата калсагыз — Аллам сакласын.

Күрше булгач, бер-береңә йөрешәсең инде ул. Вахит та безгә килеп керде. Керде дә, ач бүредәй, алан-йолан каранып, фатирны бер итеп йөреп чыкты. Күңелле генә килеп кергән кешенең шул арада йөзе үзгәрде, сәер булып кызарды. Нигә икәнен аңламаган идем, хатыны Фатиха апа кергәч, ачыкланды.

— Ирем базарга китте әле. Әнә, күршеләрнең келәме икәү, телевизорлары җитмеш тугыз каналлы, видеомагнитофоннары бар, йомшак мебель дә алып утыртканнар, ди. Баҗасыннан бурычка акча алган, аны ничек түләп бетерергә уйлыйдыр. Әй, көнчел дә инде. Гомер буе җанымны ашады шул кешегә көнләшүе белән...

Чыннан да, күп тә үтмәде, йорт алдына зур йөк машинасы килеп туктады. Кай арада йөк бушатучыларын тапкан, дөбер-шатыр диван, кәнәфиләр, төсле телевизор, видеомагнитофон, келәм ташырга тотындылар.

Шул ук кичне күршем, йөзе балкып, килеп тә кергән.

— Менә, күрше, шуны-шуны алдым әле, — дигән була.

Яңа йортта әнә шулай яшәп киттек. Тик моның белән генә бетсә иде ул. Мин берәр яңа нәрсә алсам, инде белеп торам: хәзер күршем дә базарга чыгып чабачак, ничек итсә итәчәк, бурычка муеныннан батса батачак, тик шул әйберне барыбер алып кайтачак... Менә безнең кыз сәнгать мәктәбенең баян сыйныфына йөри башлады. Баян кирәк булды — сатып алдык. Бер көннән соң карыйм — күршем дә баян күтәреп кайтып килә... Кече кызга пианино алдык. Өч көннән аңа да китереп бушаттылыр. Уйнаучылары да юк бит инде — кызы берәү генә, анысы да кияүдә... Хәзер хатыны керә дә, зар елый:

— Икмәк алырга да акчабыз юк, ә ул бурычка сорап, бер кирәкмәгән әйбер ала. Күршекәем, тыңла әле, зинһар, сүземне, бу арада әйбер сатып алмый торчы, бөлдерә бит бу, мәлгунь, хәер эстәргә урамга чыгарып җибәрә, — ди.

Менә сиңа мә!

— Мин бит, күрше, кирәк булганга алам. Аннан, бурычка акча алмыйм, ә башта акча җыям, шуннан соң гына кибеткә чыгып китәм, — дим.

— Анысы шулайдыр... Тик Вахит абыеңны үзең беләсең, ул аны аңлыймыни? — ди. Аннан бераз эндәшми торды да: — Тагын нәрсәләр аласыгыз бар соң әле? — дип, куркып кына сорый.

— Ни, дип... Менә яңа суыткыч кирәк, аннан тузан суыргыч... Без бит әле генә нәрсәдер сатып алырлык акча эшли башладык. Хәер, элек кибетләрдә теләгәнеңне сатып алырдай әйбере дә юк иде. Тагын менә стенка, китап киштәсе, берничә урындык кирәк...

— Ай, Аллам, күрәселәр бар икән, — дип, елардай булып, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, чыгып китте Фатиха апам.

Монысы кәҗәсе генә, ә мәзәге алда булган икән әле. Күршең көнчел булса, гомергә уйламаган кызык хәлләргә дә юлыгасың икән...

Җәй урталары. Бакчадан кайтып киләм, өйдә былтыргы бәрәңге беткән, хатыным киткәндә:

— Яңа бәрәңге казып кара әле, булса, берәр чиләк алып кайт, — дип калган иде. Кулымда шул. Ике рәт диярлек казысам казыдым, ярты чиләкләп җыеп алдым. Кеше көлмәсен, дип, вакларын аска, ә берничә иң эресен өскә салдым. Йорт ишеге алдында күршем Вахит абый очрады. Телемнән нәрсә тарткандыр, шаяру катыш:

— Күрше, яңа бәрәңге казып караганың бармы әле, үскәнме? Менә безнеке шулайрак булган инде, — дип иң өстә яткан куш йодрык зурлыгындагы бәрәңгене алып күрсәттем. Күрсәтмәсәмче!

...Икенче көнне Фатиха апа кергән.

— Теге юләр бүген бар бәрәңге бакчасын казып чыккан. Әнә, күршеләрнең бәрәңгесе инде хәзер үк баш чаклы булган, ә безнеке күгәрчен йомыркасы кадәр генә, үсмәгән, ди. Ай, Ходаем, бәрәңгесез калдырды бит бу быелга... — дип сыкранып чыгып китте.

...Үземне гаепле санамыйм — күршемнең башына да шул көнчеллеге җитте. Хикмәт шунда, хезмәтем буенча миңа эшемне еш кына өйгә алырга туры килә — йә коралларны, йә кирәкле әйберләрне култык астына кыстырып кайтам да, кичен эшләп, иртән алып китәм. Безнең эштә кайчан, ничек эшләвең мөһим түгел, ә соңгы нәтиҗәне сорыйлар, һәм ул тиешле вакытына башкарылган булсын. Минем көн дә диярлек култык астына нәрсәдер кыстырып кайтуым күршемнең кытыгына тигәндер инде. Ул да эшеннән тегесен, монысын эләктереп кайта башлады. Ә ул зур заводта эшли, аяк астында караучысыз яткан, әмма йорт-хуҗалыкта кирәк булган нәрсәләр аз дисеңме ни? Җитмәсә, күршең көн дә нәрсәдер алып кайтсын! Тик бу хәл озакка бармады. Берсендә күршем җиде тонна бакырны култык астына кыстырып алып кайткан, аны кемгәдер саткан. Тик артыннан милиция килеп җитте дә, күршемне алып та китте. Менә хәзер аны бер җиде ел күрә алмам инде. Тик Фатиха апа алдында гына кыен, ул мине гаепле саный бугай — хәзер керми башлады, хәтта, очрашканда, исәнләшми дә. Күршеләр белән син дә мин яшәп ята идек, югыйсә.

Шулай, егетләр. Күршең булса, көнчел булмасын икән ул... Уй-исәбең азрак була...

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Көнчел күрше. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 147-150 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Көнчел күрше. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 57-60 бб.

Прикрепленные файлы: