Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мин ничек хатынлыкка кандидат эзләдем (21+)

Дата написания: 
05 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Мин ничек хатынлыкка кандидат эзләдем

Мин би-и-к чибәр егет. Чы-ы-н. Әйбәт һәм юмарт та әле. Моны кызлар акчам күп булганда, минут саен кабатларга ярата. Бу гына җитмәгән, бәхет өстенә бәхет, дигәндәй, фатир лотереясына өч бүлмәле ике фатир оттым. Пачут утызлата артты! Берсен саттым, нигә буйдак егеткә шулкадәр торак. Ярый... Фатир бар, фатирдагы диван асты тулы акча бар. Инде өйләнеп тә җибәрсәм, балалар да туса, дөньям бөтенләй түгәрәкләнә. Тик берәр яхшырак кызга өйләнергә, отышлы лотереяларны сайлап алган кебек, иң отышлысын табарга иде. Юкка гына хатынны лотерея белән чагыштырмыйлардыр бит! Я отасың, я акчаңнан колак кагасың... Әмма оттыручылар байтакка күбрәк! Шул сәбәпле, кыз күрдем, дип, беренче очраганына ябышып булмый. Сынап алырга кирәк. Шунлыктан, хатынлыкка кандидатлар белән үземчә сынау үткәрергә булдым (сайлау алды чоры иде, бу сүз иң күп кабатланучы сүзгә әверелде, хәтта безнең шәхси тормышка да кысыла башлады!!!). Мисалга, начар хәтерле булып кыланырга. Депутат булып киткән кандидатларга охшарга тырышып инде.
Таныштым бер кыз белән. Читтән карап торганда, холкы әйбәт кенә күренә, хәер, өйләнгәнче алар барысы да яхшы була, дип картәти әйтеп куйган иде, ә ул беләдер – заманында биш хатын алып аерган... Фатирда чәй, кофе эчәргә күндерү әллә ни авыр булмады. Фатирым өч бүлмәле булуы эшне тагын да ныграк тизләтте. Әмма кызны хәтерсез булуым хакында искәртергә онытмадым. Перестраховка! Ә ул моңа әллә игътибар итте, әллә юк, чөнки тизрәк фатирлы буйдак егетнең ничек яшәгәнен күрәсе килүе, әйтмәсә дә, күзен-аңын томалавы сизелеп тора.
Арытаба ниләр булганын сөйләмим инде, егетләр, яме? Андый нәрсәләр хакында язарга закон кушмый.
...Иртән уянып киттем. Сәгать унике! Янәшәдә теге кандидат та йоклап ята. Эчтең болай булгач кофене иртән, эчми ни! Мин кыштырдагач, теге Собчак та мыштырдады. Моңа бик озак карап тордым да:
– Син кем? – минәйтәм.
– Мин – Маша, – ди бу.
– Монда, минем фатирда нәрсә эшләп ятасың? – дим.
– Ничек инде, кичә бит үзең алып килдең, өйләнәм, дидең...
– Минме?!
– Әйе инде, син...
– Тукта әле, монда нәрсәнеңдер очы-очка ялганмый, – дип, яшереп куйган урыннан сөйләшү-гөрләшүләрне яздырган кесә телефонын алдым, диктофонын кабыздым. Аннан минем тавыш менә нәрсә сөйли башлады.
“Исемең Маша дидеңме әле? Сиңа алдан ук менә нәрсә әйтеп куям. Хәтерем бик начар. Иртәнчәк, йокыдан торганнан соң, кичтән нәрсә булганын сәпсим онытуым ихтимал. Шуңа беренче әйтү белән үк чыгып китәргә ризасыңмы?” – ну, якынча шулайрак хәтердә калган. “Риза, риза! Синең белән бер төн булса да үткәрү хакында бишектән үк хыялланам инде, валлаһи!” – ди бу. “Ярый, килештек!” – дим. Аннан инде, аңлавыгызча, барысына да таныш ыгы-зыгы башланды, ниндидер хатын-кыз “яратам” да “яратам” дип колагымны тондырып бетерде. Сүндердем, ахырына кадәр тыңлатмадым. Мышык-мышык елап алды да, акча янчыгы кадәр сумкасын алып, ишекне шап итеп ябып чыгып китте.
Ярый, бу кандидат үтмәде. Собчак бит.
Икенчесен табу шулай ук йомырка әрчегән кебек, шактый тиз булды.
Ну, егетләр, арытаба нәрсә булганын, нәрсә әйтергә теләгәнне сизеп торасыз инде... Барысын да язарга ярамый бит!.. Читләтеп, шомартып кына... Гәзитләр кебек.
Иртән кичәге хәл кабатланды, хәер, бер сәгатькә иртәрәк уяндым һәм теге түтәйне дә, төрткәләп, чак уяттым. Шул ук сәхнә күренеше кабатланды, әмма аз гына үзгәреш белән: мин бу Машага кичә фатирны бүләк итәргә сүз биргәнмен икән!!! Ләхәүлә лә куәтә! Кичә яздырганда телефонның батареясы гына утырмаса ярар иде, дип котым ботыма төште! Бәхетем бар икән! Кабызып сөйләтеп күрсәттем. Ишекне шап итү генә түгел, тибеп ачып чыгып китте.
Сынаудан бераз туктап тордым, өйләнәм дип, түбәңнән су үтә башлавы да бик ихтимал. Тагын ишекне дә төзәтергә кирәк иде. Ярты түшәмнең штукатуркасы да коелган икән...
Өченчесе Маша түгел икән, Наташа диде, хәтерем ялгышмаса. Хәлләр шул чама башланды һәм шул чама тәмамланды, әмма өйләнмәдем дә, фатирдан да колак какмадым, чөнки перестраховка өчен өч телефон алып куйдым, акча диван асты тулы бит.
Арытаба кандидатлар унөч булдымы, ундүртме, оныттым инде, хәтер савыты корыды бит... Ярый, башкасы корымаса, шул җиткән!
Соңгысы Маша да, Наташа да түгел, Гөлүсә булып чыкты. Ярый, Гөлүсәләр дә булсын әле. Ну бераз тырышлык салырга туры килде, “танышкан көнне үк фатирга бармыйм” ди генә бит! Ярар, бер көнгә куян тиресе дә чыдаган, ди. Икенче көнне ризалашты. Минем квартирның сихерле тарту көче бардыр, ахры.
Фатирга килдек. Соң, егетләр, сезгә ничә тапкыр әйтергә була инде, сөйләргә ярамагач, ярамый инде, Дәүләт думасы кушмый!
...Иртән, уянсам, миңа бер матур гына хатын-кыз заты карап тора.
Җитмәсә:
– Уяндыңмы, йокы чүлмәге? Тор инде, сәгать җиде тула, – ди. Әмма, сынау – сынау инде, ягъни мин янә сорау яудыра башладым.
– Син кем? – минәйтәм.
– Мин – Гөлүсә, – ди бу.
– Минем фатирда нәрсә эшләп серәеп басып торасың? – дим.
– Кичә үзең кунакка чакырдың бит...
– Минме?!
Ә Гөлүсә сабыр гына дәвам итте:
– Син, син... Я, ярый, мин китим инде. Кунак иттең, рәхмәт, син, әйбәт кеше, шулай булгач, хәтерсезлектән дәвалан, югыйсә, хәтта адресыңны онытып, урамда йоклап калырсың, я бомжга әверелерсең... Әнә, кухняда өстәлдә йомырка тәбәсе тора, шул өч йомыркадан башка нәрсә тапмадым. Чәйнүктә су кайнаган, кофемы, чәйме, үзең әзерләп эчәрсең. Я, ярый, хуш. Тагын очрашырга теләсәң, әнә, телефон номерымны суыткыч ишегенә фломастер белән зур итеп язып куйдым, хәтерем начар, дисең бит. Ә минем очрашып йөргән башка кешем юк, теләсәң, танышлыкны дәвам итәрбез, – дип ишеккә юнәлде.
Өйләндем.
Тик ничек итеп хатынлыкка кандидат эзләгәнне сөйләмәдем, үзегез беләсез, күп сөйләргә Дәүләт думасы да, закон да, гәзитләр дә кушмый. Я, көнләшеп, бөтен эшне бозып куяр. Карт әти әйтмешли, өйләнгәнче хатын-кызның барысы да яхшы була, “җаныкаем”, “йөрәк парәм” һ.б. дип кенә торалар, соңыннан гына ул ир-атлар “эт җан”га, “җан өткеч”, “өрәк”, “пәри”, “канэчкеч”кә әверелә...
4-5.04.2018.

Добавить комментарий