Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер елганың ике яры

Дата написания: 
05 июля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Бер елганың ике яры

Син – минем учагым,
Җылыныр кочагым.
Мин – синең таш калаң,
Алдыңда баш салган.
Син – минем хур кызым,
Мин – синең хурлыгың.
Син – очар канатым,
Ә мин – яманатың.
Син – минем сөенеч,
Мин – синең үкенеч.
Мин – синең элмәгең,
Абынган түмгәгең.
Син – моңым һәм назым,
Ә мин – салкын язың.
Син – минем яшьлегем,
Күкрәвем, яшьнәвем,
Зарыгып көткәнем,
Кочканым-үпкәнем,
Тезләнеп, чүккәнем –
Киләчәк-үткәнем.
Син – кырда гөлчәчәк,
Мин – бары тигәнәк.
Мин – әрсез күбәләк,
Шук, шаян, җилбәзәк,
Очам ут тирәләп,
Чакырам, иркәләп.
Син – минем максатым,
Көн һәм төн барганым.
Мин – синең зарларың,
Җәй яуган карларың.
Син – минем йолдызым,
Мин – синең явызың.
Мин – синең калканың,
Син – минем ал таңым.
Эзләми тапканым,
Үстерми урганым,
Мин – синең капканың
Һәм... коры талканың,
Адашкан урманың,
Ваз кичеп, куганың.
“Ах” итеп торганың,
Мин – синең күләгәң,
Бурычың – түләгән,
Бәхетең терәге,
Син – язмыш бүләгем,
Тормышым үрнәге,
Капкачның чиләге,
Канатның сыңары, -
Кыскасы, син – парым:
Елганың уң яры
Син булсаң, сул ягы
Барыбер - мин, ярым!
5.07.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бер елганың ике яры. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 67-69 бб.