Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кояш белән мин дә сөйләштем!

Дата написания: 
12 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Кояш белән мин дә сөйләштем!

...Я крикнул солнцу:
"Погоди!
послушай, златолобо,
чем так,
без дела заходить,
ко мне
на чай зашло бы!"
В.Маяковский, “Необычайное приключение, бывшее с Владимиром Маяковским летом на даче”

Мин ҡояшка әйттем: “Эй, сыҡ! –
Күр, мин күптән аяҡ өстөндә”.
М. Кәрим.

Көне буе эшләп, эттәй булдым –
Йоклап калдым бүген дачада.
Бензин да аз, кайтып йөрмим әле,
Янга калыр, димен, акча да.

...Уяндым да, куркып, карап ятам:
Тирә-якта дөм-шыр караңгы!
Әллә бүген кояш чыкмый микән?!
Искә алдым кинәт Алланы!

Алмый булмый, туган, котың очса,
Аннан башка юк бит яклаучы...
Чөнки халык: “Алла саклар, – ди дә, –
(Ә халык ул түгел ялганчы),
Атып кал, – ди, – ятып калганчы”.

Чыктым ишек алга, кармаланып,
Саклый-саклый газиз башымны.
Исән калган башны күтәрдем дә,
Җыердым да ике кашымны:

– Чыгасыңмы, юкмы, әй син, Кояш,
Күптән тордым инде, чәй куйдым,
Ә син һаман әвен базарында,
Тор, төш монда! – диеп кычкырдым.

Керфек ачты Кояш, күзен кысып,
Бер мыскыллы караш ташлады.
Төшү кайда инде, киресенчә,
Күккә күтәрелә башлады.
Өметләрем чынга ашмады.

Күтәрелде бераз, карап торам,
Каш җыерды тагын, аннары,
Кырын ятты миңа сырты белән...
Мин иш түгел аңа, аңладым.

Әмма кинәт миңа борылды да,
Хәзер инде көлә башлады.
Көлүе дә биккк мыскыллы иде,
Ниләр күрер газиз башларым!..

– И син, мескен, юләр, бичаракай,
Син бәләкәй, кескәй бит әле!
Минем белән тиңдәш сөйләшергә,
Үс һәм права иметь ит әле.

Володька бит минем җан дус иде,
Чәйләр эчтек кара яндырып.
Мостай исә үзе кояш иде,
Яктырттык без икәү ярышып.

Алар минем белән панибратски
Сөйләшәләр иде курыкмый.
Ә син кем янына үрмәлисең,
Тубыкланган килеш, чүбек ми!

Минем белән чәй эчүне көткән
Җирдә башкалар да җитәрлек.
Сакла башың, юкса эссе сугар,
Нурларым күп сине өтәрлек.

Көлде күзләреннән яшь чыкканчы
(Ә мин, нишлим инде, чыдадым),
Алар яуды бозлы яңгыр булып,
Баштанаяк лычма чыландым!

Чиләк-чиләк шулай ява торды,
Күпме вакыт үтеп киткәндер...
Койды инде болай ару гына,
Соңгы җепкә кадәр үткәндер...

Кояш миңа шулай сабак биреп,
Боз-салкынын мулдан өләште!..
Тик барыбер, ничек булса булды,
Кояш белән мин дә сөйләштем!
12.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кояш белән мин дә сөйләштем! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 311-313 бб.