Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БАШКОРТ ДИВИЗИЯСЕ САФЛАРЫНДА (Хәлим Хәйбрахманов хакында)

Дата написания: 
09 мая 2023
Заметка: 

О ветеране ВОВ Х.Хайбрахманове.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына

Фашистик Германияне Җиңүгә 30 ел
БАШКОРТ ДИВИЗИЯСЕ САФЛАРЫНДА
Урал – кечкенә генә авыл. Ләкин биредә яшәүче гади һәм тыйнак хезмәтчәннәр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары да аз түгел. Хәлим агай Хәйбрахманов шуларның берсе.
Сугыш башланганда аңа 41 яшь иде. Шактый гына тормыш юлы үтелгән. Гражданнар сугышы. Коллективлашу. Колхозга беренче булып керүчеләр арасында Хәлим агай да бар иде. Ул шоферлар курсын тәмамлады. 1925 елда авыл Советы депутаты булды. Партиягә алынды. 1939 елда фин компаниясендә (совет-фин сугышы – И.Ш.) катнашты, ә 1940 елда ул, алдынгы шофер, Мәскәүдә, Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты.
Һәм менә сугыш. Бөтен ил Ватанны саклауга күтәрелде. Хәлим агай Хәйбрахманов та фронтка китте. Гвардия ефрейторы сугыш юлын данлы Башкорт кавалерия дивизиясендә үтте. Ул машинасы белән алгы сафтан (сызыктан – И.Ш.) яралыларны ташый. Дошман аның машинасын берничә тапкыр һавадан утка тота. Осталык ярдәмгә килә. Маневр ясап, ул ут астыннан чыга ала.
Бәрелешләрнең берсендә безнең сугышчылар камалышта кала. Яралылар күп була. Дошман бертуктаусыз пушкалардан һәм пулеметлардан ут яудыра. Алда да, артта да тузан болытлары күтәрелә. Бертуктаусыз яудырылган ут астыннан ул күп кенә яралы сугышчыларны алып чыга. Шушы сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
– Вакыт-вакыт дивизия дошман тылына зур рейдлар ясап тора. Шуларның берсендә дивизия командиры генерал-майор Шәйморатов һәлак булды, – дип исенә төшерә ветеран. – Чернушка станциясен алганда Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов яраланды. Мин аны үз машинам белән санчастька илтеп куйдым.
Берлин операциясе вакытында күрсәткән батырлыгы һәм тапкырлыгы өчен Хәлим агай Хәйбрахманов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач гвардия ефрейторы күкрәген “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бизәде.
Батыр сугышчы демобилизацияләнгәннән соң колхоз производствосына актив кушылды. Тегермәнче һәм машинист булып эшләде. Яхшы эшләгәне өчен еш кына Почет грамоталары белән җүләкләнде. Бүген өч сугышта катнашкан ветеран, 75 яшьлек Хәлим агай хаклы ялда. Ләкин ул тыныч кына өйдә утыра алмый, көче җиткән кадәр колхозга ярдәмләшә.

И.ШӘҢГӘРӘЕВ.
Кайда басылган: “Коммунизм таңы” Яңавыл район гәзите, 5 май, 1975 ел, № 55 (4843).