Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Уранлылар 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында

Дата написания: 
07 апреля 2017

Уранлылар 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында

Башкортстанның Русия белән гади булмаган мөнәсәбәтләре этапларыннан берсе — Е.И.Пугачев җитәкчелегендә 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы. Башкортстанда крестьян фетнәләре һәм баш күтәрүләр аңа кадәр дә булган, тик соңгысы — иң киң таралганы һәм канкойгычы. Аңа әлеге Яңавыл районы территориясе дә җәлеп ителгән.
Дөрес, безнең якларда хөкүмәтнең регуляр гаскәрләре һәм начар коралланган, стихияле диярлек барлыкка килгән крестьян отрядлары арасында зур алышлар булмаган. Кагыйдә буларак, безнең якларга Пугачевның вәкилләре килеп йөргән, отрядларга кешеләр җыйган (10 ихатадан якынча бер кеше) һәм баш күтәрүчеләргә кушылган (бу турыда «1773-1775 еллардагы крестян сугышы» дигән документлар җыентыгында җентекле язылган). Уран олысында Салават Юлаев үзе дә ике тапкыр булып киткән.
Күпчелеге якташларыбыздан торган бу отрядлар башка урыннардагы бәрелешләрдә катнашкан. Аларга шул отрядларга кешеләр җыелган авыллардан хөрмәтлерәк, билгелерәк старшиналар җитәкчелек иткән. Әмма аларны беркайчан да хәрби хезмәт үтмәгән гади гражданнар дип әйтеп булмый. Отрядлар күпчелек шундыйлардан тупланса да, отрядларда Оренбург чик буе линиясендә, Орск, Югаргы Уральск, Илицк сак сызыгында, Чернореченск редутында, Губерлинск, Ильинск, Сакмар ныгытмаларында, Җаек (Урал) елгасы буенда линия-сак хәрби хезмәтен үткәннәр дә сугыша. Русиягә кушылу шартлары буенча, башкортлар хәрби хезмәтне үз исәпләренә (ат, корал, кием-салым, азык-төлек, олау һ.б.) үтәргә тиеш була. Алар аны үти дә, кайберләре хәтта кайвакыт бишәр тапкырга кадәр. Гадәттә, алар кече командалык составына кергән кешеләр (урядниклар, ягъни унтер-офицерлар; зауряд-сотниклар, ягъни офицер вазыйфасын биләүче, тик офицер чины булмаган хәрбиләр), яки гаскәрләргә корал да, ат та, башка нәрсә дә бирә алмаган, шуңа күрә бүтән баераклар белән үзара килешеп, хезмәт итәргә барган кешеләр. Линия-кордон хезмәте 6 ай дәвам иткән.
Ул заманнарда безнең территория Уса юлына (ул чакта эрерәк административ берәмлек шулай аталган, 1866 елдан соң — өязләр; аннан да соңрак авылларның бер өлеше Бөре өязенә кергән, бер өлеше — башкаларына, Пермь губернасы олысларына күчкән) кергән. Татар, башкорт авылларында юллар олысларга бүленгән, ә олыслар — түбәләргә һ.б. Хәрби хәрәкәтләр турында барлык донесениеләрдә дә диярлек Уса юлы яки безнең яклардан отряд җитәкчесенең фамилиясе искә алына.
С.Юлаев әмере белән 1774 елның мартында Бәдрәш, Кызылъяр, Кисәккаен авылларыннан Пугачев армиясына кешеләр җыю белән аның йөзбашы (сотник) Иләтбай Илимбаев шөгыльләнгән. Аларның фамилияләре теркәлгән исемлек шәхсән С.Юлаевка тапшырылган.
1774 елның мартында Салават Юлаев отряды составында Бәдрәш авылыннан 37 баш күтәрүче-башкорт булган. Менә аларның исемлеге (исем-фамилияләре русча документтан төзәтмәсез бирелә): Мостай Мусяков, Таймас Иштякин, Медияр Токтамышев, Акча Исалов, Яфар Мидияров, Сафар Доналин, Абдрезак Абдалов, Биккеня Баясланов, Муса Биккенин, Умур Рангулов, Ябар Ибраев, Ильчукай Ирекитов, Юмай Рангулов, Ишим Кункасов, Реим Аббасов, Сафей Канкаев, Юзей Ракаев, Махаббар Саяпов, Гарап Дускаев, Карабакай Дускаев, Саиткул Пулатов, Ибраим Дускаев, Абдюш Таймастачунов, Абдрахим Заитов, Таймас Ишмурзин, Веис Ишкаев, Акай Иштакин, Итжимас Мустафин, Мукмин Ислов, Салих Дакилин, Тиналей Кадыров, Бакир Булатов, Абдулмен Баясланов, Азмет Абзаев, Сакан Минайтмасов, Исякай Ибраев, Аиса Бухарметов («Е.И.Пугачев ставкасы, баш күтәрүчеләр властьлары һәм учреждениеләр документлары». М., 1975, 255нче бит).
Пугачев полковнигы, милләте белән татар Ярмөхәммәт Кадырмәтовның йомышчысы шул ук авыл башкорты Забъяр Манаятмасов була (шунда ук, 324нче бит).
Е.И.Пугачев восстаниесендә Кисәккаен авылыннан башкортлар актив катнаша. 1774 елның мартында Салават Юлаев отрядында шул ук авылдан 14 баш күтәрүче башкорт — Абдикей Ишмурзин, Мөхәммәтшәрип Вәисов, Хәлил Бисакин, Хишраф Ширумметов, Әхмәр Карашабаев, Кулей Каракузов, Мәргән Абдалов, Таймас Тайчин, Арасланбек Муслюмов, Сәлим Бисакин, Рафикъ Бурагулов, Шарып Япаров, Әлмөхәммәт Каракузев, Кинҗәгул Ибраев була («Е.И.Пугачев ставкасы, баш күтәрүчеләр властьлары һәм учреждениеләр документлары» (М., 1975, 255нче бит) була.
Крестьян сугышында кызылъярлылар да (инде юкка чыккан авыл) катнаша. 1774 елның мартында Салават Юлаев отрядында Рәсүл Аббасов, Рахманкул Ичтакаев, Шарып Канкаев, Кильту Ниязов, Ментуш Ниязов, Салей Низов, Аиса Байсалов (7 кеше) була. («Е.И.Пугачев ставкасы, баш күтәрүчеләр властьлары һәм учреждениеләр документлары» (М., 1975, 255нче бит).
1773-1775 еллардагы восстаниедә Янбарыс авылыннан 43 ясаклы татар катнаша, аларның 23е Уран олысыннан башкорт старшинасы Мясей Йосыпов кул астында һәм 20се — шушы ук олысның икенче старшинасы Меней Абдрахманов командалыгында була. («1773-1775 елларда Башкортстан территориясендә крестьян сугышы». Уфа, 1975, 283-284нче битләр).
Ә Кечекыр авылыннан 1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышы вакыйгаларыннан соң анда катнашучылар исәбенә 35 ясаклы татар кертелгән.
Иске Көектән (ул чакта әле «Иске» дигән кушымтасы булмый) 25 кеше пугачевчылар сафына баса, соңрак алар, җиргә аренда вакыты чыгу сәбәпле, башка җиргә күченеп китә.
Хәзерге Яңавыл районына кергән торак пунктлардан катнашучылар турында кайбер мәгълүматлар шундый: Эткенә авылыннан — 43 ясаклы татар, Байгуҗадан — 48 ясаклы татар, Иске Кодаштан (ул чакта «Иске» дигән кушымтасы булмый) — 42 ясаклы татар, Султыйдан — 31 ясаклы татар, Иске Урҗадан (ул чакта әле «Иске» дигән кушымтасы булмый) — 76 ясаклы мари, Ямбайдан (Мендыш) — 66 мари-типтәр, Иске Сусадыбаштан (ул чакта әле «Иске» дигән кушымтасы булмый) — 37 мари, Шуде-Маридан — 38 мари.
Е.И.Пугачев восстаниедә күп катнашучыларны үзе танып белгән, алар аның ставкасында булган. Ул уранлыларның хәрби осталыгын югары бәяләгән һәм зур дәрәҗә хәрби чиннар биргән.
Уран волостеннан Пугачевның билгеле хәрби начальниклары (хәзер Яңавыл районы территориясе):
1. Аит СӘЕТОВ. Уса юлы Уран олысының Ком (Сосновка, Тускум) авылы башкорты. А.Сәетов исеме Уран олысы башкортларының 1760, 1761, 1771 еллардагы җир сату актларында очрый. Пугачев полковнигы. Сарапул һәм Каракүл олысларында хәрәкәт иткән. 1774 елның язында югарыдагы олысларның хөкүмәт гаскәрләре ягына күчкән рус крестьяннарына каршы сугышкан. Июньдә Пугачев армиясы составында Уса ныгытмасын штурмлауда катнаша. С.Юлаев белән бергә Сарапул волосте аша рейд ясый. Июль башында майор М.В.Мельгуновның җәза отрядына каршы сугыша. Баш күтәрүчеләр Хәрби коллегиясенең Аит Сәетов, Магдей Медияров һәм Юкей Егоров исеменә язылган 1774 елның июнендәге Указы сакланган. 30 августта премьер-майор И.Штерич командасы тарафыннан әсирлеккә алына. Казан зинданында вафат була. Аның Рафикъ исемле улы булган hәм ул гусарлыкка билгеләнгән.
2) Байкей ТОЙКИЕВ. Уса юлы Уран олысы Урҗабаш (әлеге Иске Урҗа) авылының ясаклы марилары старшинасы. 55 яшьтә. Пугачев полковнигы. Марилар отряды башлыгы сыйфатында 1774 елның май-июнендә Бөре янында хәрәкәт итә. С.Юлаев, июнь аенда Сарапул олысы аша үткәндә, үз отрядына Байкей Тойкиев һәм Аит Сәитов отрядларын да куша. Июльдә Магди Мадиаров һәм Аит Сәетов белән бергәләп Әнгәсәк заводы районында хәрәкәт итә. 15 сентябрьдә Сарапулга җәза отряды командиры И.Гурьевка үз теләге белән ярлыкау сорап килә. 1774 елның 26 ноябреннан Казан Яшерен комиссиясендә тотыла.
3) Ярмөхәммәт КАДЫРМӘТОВ (1720?-?). Уса юлы Уран олысы Ижбулды авылыннан старшина Бикбов (Бикбай) Таиров командасының ясаклы татары, поход старшинасы. Баш полковник (бригадир). 1773 елның декабренда Каранай Моратов белән берлектә Каракүл һәм Сарапул олысларына һөҗүм итүдә катнаша. 1773-1774 еллар кышында, ихтимал, Минзәләне камап алуда катнаша. Март башларында Я.Кадырмәтов (800 кешелек отряд), Петр Вязовов, Миней Султуков, Ишкени Уразов отрядлары полковник А.Обернибесовның һәм Сарапул крестьяннарының берләшкән көчләреннән җиңелә. Апрель башларында Уран олысына И.Михельсоннан илче булып килгән мишәр мулласы Әхмәр Мансуровны үтергәнче камчы белән кыйный. Июньдә Бөре районында эш итә. Русларны һәм башкортларны «Зур армия»га җыю турында Бәхтияр Канкаевка һәм Ярмөхәммәт Кадырмәтовка Пугачевның исемле Указы (13 июнь, 1774 ел) сакланган. 2 мең кешегә җитәкчелек итеп, Аит Сәетов белән берлектә Сарапул крестьяннарын тар-мар итә. Июнь ахырында Сарапул олысы аша Казан өязенә юнәлә; Пугачев армиясы торган Вяткага кадәр барып җитә. Август-сентябрьдә Бүә елгасының түбәнге өлешендә хәрәкәт итә. Сарапул кешеләре һәм регуляр командалар белән сугыш алып бара. 1774 елның 4 сентябрендә С.Юлаев белән берлектә Иванай авылы янында И.Штерич командасы белән сугыша. Сентябрь ахырында И.Гурьевка гаебен танып килә. Казан Яшерен комиссиясенә озатыла. Р.Потемкин уйлаганча, төп баш күтәрүчеләрнең берсе буларак, С.Юлаев, Юлай Азналин, Каранай Моратов, Ильчигул Иткулов, Каникай Яшпохтин, Кинҗә Арсланов белән беррәттән, Пугачевны Мәскәүдә җәзалау вакытында катнашырга тиеш була.
5) Муксин МАДИЯРОВ. Казан юлы Урман-Гәрәй олысының Мәсәгут авылы башкорты. Полковник. Казан һәм Уса юлларында хәрәкәт итә. 1774 елның октябрь урталарында старшина Ранмангул Иртуганов командасы тарафыннан кулга алына. 1774 елның 26 ноябреннән Казан яшерен комиссиясендә тотыла.
Уса һәм Казан юлларында югарыда әйтеп кителгән хәрби җитәкчеләрдән тыш бу территориядә Е.И.Пугачевның башка хәрби начальниклары да хәрәкәт итә. Мәсәлән, башкорт Рәим АЛЕЕВ Уса юлына зур булмаган отряд белән 1774 елның июнендә Себер юлыннан килә. Тиз арада башкорт, татар, удмурт һәм мари милләтеннән 1000нән күбрәк кеше җыя. Уфа өязенең Уран һәм Ирәкте олысларында, шулай ук Сарапул олысында бөтен җәй буена хәрәкәт итә. Уран олысы территориясе буйлап Бәхтияр КАНКАЕВ отряды да үтә. Документта искә алынган атамалар һәм исемнәр аның Бүә елгасының биек яры буйлап хәрәкәт итүе турында сөйли...
***
Бүген авылларда XVIII гасыр ахырында Русиядә феодализмга каршы иң зур хәрәкәттә катнашкан, милли батырыбыз Салават Юлаев янәшәсендә башкорт халкының хокуклары өчен көрәшкән кешеләрнең оныкларының оныклары — нәселләрен дәвам иттерүчеләр, мөгаен, шактый яшидер. Бәлки кемдер үзенең шәҗәрәсе җепләрен шул мәлләрдән алып күзәтергә базнат итәр, өстәвенә, Крестьяннар сугышында катнашкан безнең як кешеләренең күпләренең исемнәре билгеле. Билгесез исемнәр тагын да күбрәк. Башкортстанның үз иреге белән Русия дәүләте составына кушылуының юбилей елында бөтен республика буенча Шәжәрә бәйрәмнәре уза. Бу үз нәселеңне генә түгел, ә туган як тарихын өйрәнүгә дә бәяләп бетергесез өлеш кертү булачак. Без батырларыбызны белергә тиеш. Халык хәтере — ул халык тарихы хәзинәсенең бер өлеше.
Инсур Шәңгәрәев.
Файдаланылган әдәбият: «Ватандаш» журналы, 9-10нчы саннар, 1998 ел; Ә.З.Әсфәндияров. Башкортстан авыллары тарихы.
Басылды: «Яңавыл таңнары», №42, 14.04.2007.