Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

2020 ел хатирәләре

Дата написания: 
16 апреля 2020

Инсур Мөсәнниф
2020 ел хатирәләре*

Барысын да күрдем, дия алмыйм һич тә...
Мәскәүдә дә хәтта булмадым...
Чит ил нәрсә була, анысын да белмим,
Диңгез суына да чуммадым.

Ирегемне “үзирекле” чикләдем мин
(Акча янчыклары юка бит...) –
Менә моны күрдем, димәк, раслый алам:
Яшәмәдем Җирдә юкка мин!..

Мин көрәшкә үз өлешем керттем – өйдә
Артым кысып кына утырдым.
Афәт хәбәрләрен укып, мин, мөселман,
Котым очып, куркып, чукындым.

“Аллакаем, сакла!”, “Боже храни!”... ай-һай,
Әйттерде ул тагын әллә ни!
Менә тормыш нинди икән!!!
Күрми калсам,
Үләр идем юкка – яшәми!

Бу көннәрдә кичтем чиксез диңгезләрне!
Кул болгадым хәтта Кукка** мин!
Мәскәү хакында да шигырь яздым!!!
Димәк,
Бу чорда эштән һич туктамый,
Яшәмәдем Җирдә юкка мин!..

* Биредә таҗлы вирус шау-шуы (2020) хакында сүз бара (тизрәк үтсә генә ярар иде, чәнчелгере!).
** Кук Джеймс (1728-1779) – атаклы инглиз диңгез сәяхәтчесе, байтакларга В.Высоцкийның «Одна научная загадка, или почему аборигены съели Кука» җыры буенча таныш булырга тиеш.
16.04.2020.