Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кемнәр өйрәтә?

Дата написания: 
25 февраля 2018

Инсур Мөсәнниф
Кемнәр өйрәтә?

Тагын ява буш сүз һәм ялган вәгъдәләр:
Яхшыра бит тормыш икеләтә!..
Ходай, очны-очка ялгыйм ничек итеп?!
Очкынны җил һаман да көйрәтә...
Намуслы бул, дип безне – казна буры
(Тик шигем бар: нүжәли дүрәк тә?!),
Ә изгелек, игелек һәм яхшылыкка –
Барып чыккан хәсисләр өйрәтә...
25.02.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кемнәр өйрәтә? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 212 б.