Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Зур иҗади очыш телим

Дата написания: 
15 мая 1999

Зур иҗади очыш телим

Күптән түгел кулыма “Китап” нәшриятында басылып чыккан зур булмаган китап килеп эләкте. Авторы Инсур Мөсәнниф – безнең җирле язучы Инсур Шәңгәрәев. Ул татар телендә язылган. Әйтергә дә оят, гомерем буена туган телдә язылган бер китап та укыганым булмады. Ә биредә - сүз артыннан сүз, бит артыннан бит – ничек мавыгып китүемне сизми дә калдым. Икенче кичне дә яңадан китапны кулыма алдым һәм новелла, сатирик хикәяләрнең геройлары белән бергә сугыш еллары буйлап үттем, авыл кешеләренең гомер-гомергә килгән йолалары турында уйландым, мәңгелеккә күзләрен йомган солдатларның тол хатыннары белән бергә хәсрәтләндем, бәхетсез гаиләләр язмышы турында улы һәм әтисе белән бергә сагышландым, бүгенге “бизнесменнар”ның холык-гадәтләреннән күздән яшьләр чыкканчы көлдем. Авторның үз әсәрләрендә бәян ителгән геройларның кыланышлары психологиясен бик нечкә сүрәтләү, алар өчен борчылу, кеше күңеленең матурлыгын аңлау осталыгына таң калдым. Аларны укыган вакытта биредә язылганнар миңа күптән таныш, мин аларны кайдадыр күргән, боларны ишеткән кебек тойдым. Әсәрләр шулкадәр тормышчан язылган.
Сезгә, кадерле язучы, геройларыгыз белән күңелле һәм матур кичләр үткәргәнем өчен зур рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән иҗади очыш телим.
З. Гафарова, 3 санлы урта мәктәп директоры.
(“Озак яшәү сере” китабына зур булмаган рецензия).

Кайда һәм кайчан басылган:
1) Гафарова З. Зур иҗади очыш телим. «Яңавыл таңнары», 15.05.1999, №55.
2) Гаффарова Зөхрә. Зур иҗади очыш телим. Автор хакында каләмдәшләре, әдәбият сөючеләр. Инсур Мөсәнниф. Алтын балык. Күләмле һәм уймак хикәяләр, юмор, сатира, тормыш галәмәтләре, авыл мәзәкләре. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 5-6 б.