Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТАГЫН БЕР ЕЛ УЗДЫ... (29-31.12.2022)

Дата написания: 
31 декабря 2022

Инсур МӨСӘННИФ
ТАГЫН БЕР ЕЛ УЗДЫ...

Таң ата да, кичләр була...
Янә дә бер ел үтте.
Көн-таң атса, өметләнеп,
Алда нәрсәдер көттем...

Күрдем анда нәрсәләрдер,
Күрәсе тагын күпме...
Дошман артты... Дуслар артты...
Булырлар тагын күпме...

Көн артыннан көннәр үтеп,
Гомер йомгагым сүттем.
Узган көннәрем җилләре
Битемнән килеп үпте.

Узган көннәр җилләреннән
Бераз үзгәрде йөзем...
Рәхмәт Аллаһ Тәгаләгә
Биргәне өчен түзем!

Күрдем ачы-төчесен дә...
Күрдем, күрдем бик күпне...
Ник елыйм, ди... Тик чыгарам
Күземә кергән чүпне.
29-31.12.2022